Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән өчен штраф күләмен 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар

Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән, хулиганлык кылган өчен салына торган штрафлар артачак, диләр. Административ хокук бозулар кодексына шундый үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хулиганлык кылучыларга хәзерге вакытта 500-1 мең сум штраф салалар яки 15 тәүлеккә утырталар. Аны 20 тапкыр арттырып, 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар. Җәмәгать урыннарында хәмер эчеп...

Урамда спиртлы эчемлекләр эчкән, хулиганлык кылган өчен салына торган штрафлар артачак, диләр. Административ хокук бозулар кодексына шундый үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хулиганлык кылучыларга хәзерге вакытта 500-1 мең сум штраф салалар яки 15 тәүлеккә утырталар. Аны 20 тапкыр арттырып, 10-20 мең сумга җиткерергә планлаштыралар. Җәмәгать урыннарында хәмер эчеп тотылганнардан 5 мең сумга кадәр штраф түләтергә телиләр. Эчкән килеш тотылган балалары өчен ата-аналарга кесәләреннән 8 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк. Закон проектына үзгәрешләр кертү, кануннарны кырыслату ягында булучылар шуннан соң кешеләр азрак эчә башлар дип ышана. Ә сез ничек уйлыйсыз: законнарны кырысландыргач, салырга яратучылар кимерме?

Илнар ЗИННӘТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имамы:


- Моңа кадәр эчкән кеше, штрафлар арткан икән, дип хәмер белән агуланудан туктамаслар. Ләкин яшьләр алдан кисәтелсә, бу аларны ялгыш адымнан саклап калыр, бу бик мөһим. Законнарны белгән, акча санаган яңа буын кешеләре, эчәр алдыннан, берничә тапкыр уйлаячак. Сыраны рекламалауны тыйгач, статистика эчүчеләр­нең саны аз булса да кимү ягына баруын күрсәтте. Шәригатьтә кеше урамда исерек килеш тотыла икән, аны таяк белән кыйныйлар. Өендә эчә икән, башкалар­ның кысылышы юк. Бу очракта да урамда эчүче үзен генә агуламый, башкалар да аның исереп кылган тәртип­сезлекләрен күрергә мәҗ­бүр. Лаекмы алар аңа? Ник түзәргә тиешләр? Шуңа күрә зур штрафлар салу гадел, дип саныйм.

Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:


- Нинди генә штраф салма - эчәм дигән кешене туктатып булмый. Элеккеге елларда да "сухой" закон кертеп карадылар, хәмерне юга­ры бәядән саттылар, әмма халык нишләде? Качып эчте! Әле дә шулай. Урамда салмыш кешеләр генә түгел, исереп егылган кешеләр дә күп. Авылларга йөрим, укучыларым белән аралашам: салада да кешеләр эчә бит. Кызганыч ки, араларында хатыннар да шактый. Эшсезлек, диләр. Эш юк, ә эчәргә акча табалар! Ялкаулык та көчле шикелле. Мал табам дип тырышкан кешегә Ходай да мулдан бирә. Элек менә авылда эшләмәгән кеше юк иде. Ә штрафларга килгәндә, чикләүләр белән генә кешене начар гадәттән арындырып булмый. Кешеләрнең тормышын җайларга мөм­кин­лек булсын, уңай яшәү шартлары тудырылсын иде башта.

Ләйсән ВӘЛИЕВА, офис-менеджер:


- Әле бер көнне генә паркта йөрдек, эскәмиядә бер егет белән ике кыз утыра. Нидер эчәләр, әмма нәр­сә икәне күренми. Нык­лаб­рак караган идем - тимер банка өстеннән оек кидер­гән­нәр икән. Язуларын яшер­гәннәр дә шул рәвешле сыра эчәләр. Менә җаен тапканнар бит, дип уйлап куйдым. Ә бер уйласаң, бу штрафлар яхшы булды. Элек урамда, җәмә­гать транспортында бар­ганда шешә күтә­реп эчеп баручылар күп иде, ишегалдында җыелышып салып утырдылар. Хәзер мондый күренеш­ләр барыбер си­рәгәя. Штрафларны күтә­рәләр дә ул, әмма спиртлы эчемлекләргә бәя­ләр Путин фәрманы белән төшерелде. Бер яктан: "Рәхим итегез, эчегез!" - диләр, икенче яктан, имеш, киртәләр тудырыла. Эчкечелекне бете­рә­­без дисәләр, аны бар яктан да кырт кисәргә кирәк.

Зәмирә РӘҖӘПОВА, Халыклар дуслыгы йорты режиссеры:


- Зур штрафлар 100 процентка эчкечелектән арындыра алмас, әмма ярдәме дә тими калмас. Безнең халык штрафлардан курка бит ул! Машинага утырганда да каешны, бәрелербез, авария булыр дип түгел, ә "гаишник"­лар туктатыр, штраф чәпәр­ләр, дип эләктерәләр. Бу оч­ракта да акча бирергә телә­мәсәләр, башта уйларлар. Без үскәндә өлкәннәрнең урамда эч­кәнен күрә идек, шуңа ул - гадәти күренеш. Бала үстер­гәч, моның дөрес булмаганын аңлыйм. Өйдә, бәлки, ул начар гадәтләр юктыр да, гаиләдә барысы да яхшы, әмма баланың урамга чыгуы була, башкаларны күрә дә: "Әһә, бу гамәл тыелмый икән!" - дип уйларга мөмкин. Үз йортларында те­ләсә нәрсә эшләсеннәр, әмма җәмәгать урыннарында эчү булмасын! Штраф­ларның зур булуы киләчәк буын сәламәт­леген уйлап эшләнә.

("Ватаным Татарстан", /№ 100, 11.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев