Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза гаете якынлаша (КАЙДА, НИЧЕК)

Ураза гаете 5 июльгә тәгаенләнгән. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 06.30 сәгатьтә башлана, 07.00 сәгатьтә гает намазы укыла. Ураза гаетенең төп чарасы быел Казанның Галиев мәчетендә узачак. Сүз уңаеннан, әлеге иман йорты узган елның декабрь аенда төзекләндерелеп, яңадан мөселманнарга тапшырылды. Озак елларга сузылган тәнәфестән...

Ураза гаете 5 июльгә тәгаенләнгән. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 06.30 сәгатьтә башлана, 07.00 сәгатьтә гает намазы укыла.


Ураза гаетенең төп чарасы быел Казанның Галиев мәчетендә узачак. Сүз уңаеннан, әлеге иман йорты узган елның декабрь аенда төзекләндерелеп, яңадан мөселманнарга тапшырылды. Озак елларга сузылган тәнәфестән соң биредә беренче тапкыр Ураза гаете намазы укылачак. Шунысын да искәртик: Татарстан Диния нәзарәте шушы көннәрдә мәчет компклесындагы бинага күчте. Бәйрәм көнендә дин эшлеклеләренең яңа бинага күчү тантанасы да үткәрелер, дип көтелә.

Данил Гыйниятов, "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары:


- Гаеткә телевидение дә тырышып әзерләнә. Татарстан мөфтиенең бәйрәм вәгазе башланганчы ук туры эфирда эшли башлыйбыз. Кереш өлештә тамашачыны данлыклы Галиев мәчете белән таныштырырга ниятлибез. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Мөфтинең бәйрәм вәгазе вакытында исә, һава шартлары көйсезләнмәсә, тиешле рөхсәтләрне алып бетерә алсак, квадрокоптер белән берничә мәчетне, урамда җыелган халыкны күрсәтергә ниятләп торабыз. Күчмә телевизион станция Кол Шәриф мәчете янында да торачак. Аннан да видеокадрлар алачакбыз. Аңлашылганча, һавадан бер мәчеттән икенчесенә күчеп, чараны тулысынча яктыртырга тырышачакбыз. Туры трансцляция 1 сәгать дәвам итәчәк.

Бәйрәмне иртәнге сәгатьләрдә карарга өлгермәгәннәр аны "Татарстан - Яңа гасыр"да - 19:00, "ТНВ-Планета" каналында 16:00 сәгатьтә тамаша кыла алачак.

Белешмә:

Галиев (бишенче җәмигъ мәчете) үзенең исемен Галиев фамилияле гаиләдән ала. 1892-1917 елларда имам-хатыйп булып хезмәт иткән Галимҗан Галиев биредә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез сала. Бу мәдрәсә татар, башкорт, казах һ.б. мөселманнар өчен дини һәм дөньяви белем бирү үзәге була.

1798 елда Муса Мәмәшев акчасына мәчет салына башлый.1801 елда төзелеш эшләре тәмамлана. Халык аны башта «Муса бай» мәчете дип йөртә. Ләкин XIX гасырда инде иман йорты меценант исеме белән түгел, ә дин әһелләре Сәгыйтовлар нәселенә бәйләп күзаллана. Аларның беренчесе 1810 елда мәхәллә мәдрәсәсе ачкан Сәгыйть бин Әхмәт була. Монда аның уллары да хезмәт иткән...

Шактый катлаулы язмыш кичергән иман йорты 1931 елда ябыла, манаралары киселә, бинасы җитди үзгәреш кичерә. Биредә озак еллар кунакханә була.

1998 елда Галиев мәчетендә Россиядә беренче югары һөнәри дини уку йорты - Россия Ислам университеты (хәзер институт) ачыла. Ә 2014 елда татар ислам архитектурасының XVIII йөз азагы XIX йөздәге күркәм үрнәге саналган бинада төзекләндерү эшләре башланды. Мәчет баштагы кыяфәтенә китерелеп, 2015 ел азагында яңадан мөселманнарга тапшырылды.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев