Урман бетеннән саклан: бу язда Сабада 4 кешегә талпан кадалган
Хәзерге табигатьнең җылы һәм матур вакыты, ләкин нәкъ менә шушы чорда вируслы авырулар ешая. Шуларның берсе - талпаннар яки урман бетләре китереп чыгаручы вируслы энцефалит авыруы. Узган 2013 елда 24 кешедә талпан кадалу очрагы теркәлде. Барысына да прививка ясатылган. Быел инде 4 очрак бар - алар да прививкаланган. Талпан энцефалиты...
Хәзерге табигатьнең җылы һәм матур вакыты, ләкин нәкъ менә шушы чорда вируслы авырулар ешая. Шуларның берсе - талпаннар яки урман бетләре китереп чыгаручы вируслы энцефалит авыруы. Узган 2013 елда 24 кешедә талпан кадалу очрагы теркәлде. Барысына да прививка ясатылган. Быел инде 4 очрак бар - алар да прививкаланган.
Талпан энцефалиты - нерв системасын зарарлаучы һәм күп вакытта инвалидлыкка китерүче йогышлы авыру. Әлеге авыруны бик вак булган 20-30 миллимикрон зурлыктагы вируслар барлыкка китерә. Әлеге вируслар сәламәт кешегә талпан яки урман бете кадалу нәтиҗәсендә йога ала. Әлбәттә, талпан энцефалиты сезонлы авыру, ул май, июнь, июль, август айларында, урман бетләренең актив чорында кузәтелә. Талпаннар кояшлы эссе көннәрдә, иртәнге 8-11, һәм төштән соң 17-20 сәгатләрдә, ә болытлы көннәрдә көн буена актив.
Вирус белән зарарланган талпан тешләгәннән соң кешедә инкубацион чор кузәтелә. Бу вакытта уртача 10-12, 21 көнгә кадәр, сирәк очракта 30 көнгә кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Әлеге чорның озынлыгы кеше организмының ныклыгына, вирусның көченә, һәм башка төрле табигый шартларга бәйле. Бу чор узгач, авыруның беренче билгеләре куренә башлый. Кеше сүлпәнләнә, мускулларында авырту сизә, аяк-куллар оеша, баш әйләнә, күңел болгана, бер сәбәпсез курку хис барлыкка килә. Авыруны тиз танып, дөрес диагноз куелса, үз вакытында медицина ярдәме курсәтелеп, дәвалау вакытында башланса, авыру тулысынча сәламәтләнә ала. Авыру кеше - сәламәт кеше өчен авыру чыганагы була алмый.
Шулай ук, күпчелек очракта вирус белән зарарланган кеше авыруны җинел кичерергә яки бөтенләй сизмәскә мөмкин.
Гадәттә, талпаннар җирдән 25-60 см биеклектәге корган үләннәрдә, юл читендә да күп җыела. Ә кеше киеменә эләккәннән соң, тәннең ачык һәм кадалу өчен уңайлы урыннарына, 30-60 минут дәвамында шуыша. Талпаннын кадалганы сизелмәскә дә мөмкин.
Профилактик чаралар 3 юнәлештә алып барыла. Беренчесе, шәхси саклану, яки тәнгә талпан кадалмасын өчен төрле матдәләр куллану. Шулай ук, урманда булганда махсус яки тәннең ачык өлешләрен каплый алырдай кием кияргә кирәк. Эш беткәннән соң үз-үзеңнең һәм иптәшеңнең тәнен карарга онытмагыз. Урман бете кадалып, никадәр озак сакланса, авыру башлану куркынычы шулкадәр күбрәк. Урман бетен беркайчан да сытарга ярамый, чөнки ул вируслы булып, кулга эләгә һәм җәрәхәтләр аша организмга тарала ала.
Икенче юнәлеш - җәмәгать саклану чаралары. Бу урман бетләрен агулы матдәләр белән бетерүгә юнәлдерелә. Кешеләр эшли, ял итә торган урыннарны, балалар лагерьларын һәм башка шундый урман янәшәсендә урнашкан һәм халык куп җыела торган урыннарны төрле химик матдәләр белән агулыйлар.
Өченче юнәлеш. Талпан энцефалитын булдырмау өчен, урман эше белән бәйле хезмәткәрләргә махсус прививка (противоклещевой иммуноглобулин) ясыйлар. Аны талпаннар сезоны башланганчы 2 ай алдан март, апрель айларында ясарга кирәк. Бу чор эчендә кеше организмында вируска каршы тора алырдай матдәләр барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев