Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Урман чаңгы юлы-2020" кышкы спартакиадасы

26нчы февраль көнне Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "Урман чаңгы юлы – 2020" кышкы спартакиадасы узды. Ярышларда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы, "ВНИИЛМ" ФДБУ филиалы – Көнчыгыш Европа Урманнарны сынау станциясе, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге", "Урман транспорт компаниясе" АҖ, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты командалары һ.б. катнашты. Чарага республикадан 200 кеше җыелды.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

Биредә  шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби-гамәли спорт төрләренә кагылышлы ярышлар да узды. Катнашучылар үзләренең хәрби исемнәр буенча белемнәрен күрсәтте һәм җирдә ориентлашу, граната ыргыту, сугыш кирәк-яракларын күчерү, "яралыларны" күчерү һ.б. буенча биремнәр үтәде.

"Урман чаңгы юлы – 2020" кышкы спартакиадасы йомгаклары буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны – "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Илһам Рәхмәтуллин алды.

35 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге ир-атлар арасында беренче урынга "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ урманчысы Айрат Гайнетдинов чыкты ,өченче урында – урман тармагы ветераны Нәгыйм Газизов.

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында икенче урынны "Саба урманчылыгы" ДКУ инженеры Наталья Иванова яулады.

35 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында икенче урынны –Гөлсем Миңнеханова, өченче урынны Лилия Галимуллиналар алды.

Моннан тыш, номинацияләрдә дүртенче урыннарны алган призерлар, шулай ук хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышларда җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – "Саба урманчылыгы" ДКУ, икенче урында – "Лубян урман-техника көллияте" ДҺББУ, өченче урында – "Азнакай урманчылыгы" ДКУ.

Мәглүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев