Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Урманга рөхсәтсез кергән өчен – 1000 сум штраф

    Россия урманнарындагы һәр ун янгынның тугызы кеше гаебе белән килеп чыга. Шуңа күрә хакимияттәгеләр әлеге тәртип бозучылар белән тагын да катырак көрәшергә уйлый. Янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган чорда халыкка урманга керү катгый тыела, юкса кесәңнән 1 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры киләчәк. Әгәр дә урман сакчылары...

    Россия урманнарындагы һәр ун янгынның тугызы кеше гаебе белән килеп чыга. Шуңа күрә хакимияттәгеләр әлеге тәртип бозучылар белән тагын да катырак көрәшергә уйлый.


    Янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган чорда халыкка урманга керү катгый тыела, юкса кесәңнән 1 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры киләчәк. Әгәр дә урман сакчылары сине агачлар арасында учак яккан вакытта күреп алса, штраф күләме бермәбер арта. Россиянең Урман хуҗалыгы министрлыгы әнә шундый эчтәлектәге закон проекты әзерләгән. Дәүләт Думасы депутатлары аны киләсе атнада беренче укылышта карарга тиеш.

    Тәртип бозучыларны урманчылар эзләячәк

    Әгәр дә бу карар кабул ителә калса, юридик затларга аеруча сак булу сорала. Ник дигәндә, аларга урман һавасын пычраткан өчен 5 мең сумга кадәр штраф түләү куркынычы яный. Ә учак яккан очракта җәза 50-130 мең сумны тәшкил итәчәк.

    Тәртип бозучыларны тоткарлау белән урманчылар шөгыльләнер, дип уйланыла. Алар әйләнә-тирә мохиткә зыян салучыларны хокук саклау органнарына тапшырырга тиеш була. Бүгенге көндә илдә барлыгы 16 мең урманчы исәпләнә. Карар кабул ителгән очракта, аларның санын арттырырга туры килер, мөгаен.

    Экспертлар фикеренчә, әлеге закон проектында җитешсезлекләр дә юк түгел. Бу канун яңа проблемалар китереп чыгарачак. Беренчедән, төбәктә янгынга каршы режим кертелгәне турында халыкның барысына да ничек хәбәр итеп бетермәк кирәк? Икенчедән, халыкның йөри торган юлы урман аша узучы авыллар Россиядә бихисап. Андыйлар белән нишләргә? Бу сораулар әлегә ачык булып кала бирә. Тиздән аларның барысына да җавап биреләчәк, дип ышандыра түрәләр.

    Татарстанда урман янгыннары белән бәйле проблема юк дәрәҗәсендә

    Татарстанга килгәндә, 2010 елдан бирле республикабыз янгын куркынычсызлыгы буенча Россиянең Идел буе төбәкләре арасында беренче урынны тота. 2011-2012 елларда Татарстан территориясендәге урманнарда бер генә гадәттән тыш хәл дә килеп чыкмаган, ә 2010 елгы аз санлы янгыннарның төп чыганагы күрше Марий-Эл республикасында булганлыгы билгеле.

    Шулай да республиканың урман хуҗалыгы министрлыгында бу яңалыкны шатланып кабул иткәннәр. Андагылар фикеренчә, яңа закон урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур роль уйнаячак. Иң мөһиме, әлеге эшчәнлекне дөрес итеп оештыру.


    Рәмзия ЗАКИРОВА.

    Intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: