Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнан кайткан “Яңа ел гүзәле” - чыршыда зарарлы корткычлар ияреп кайтырга мөмкин

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан мандариннар чыкты. Инде чыршыларга да уенчыклар элә башладык. Аларның сатуда ниндие генә юк. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар аны...

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан мандариннар чыкты. Инде чыршыларга да уенчыклар элә башладык. Аларның сатуда ниндие генә юк. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады. Белгечләр мондый "урман гүзәле"н теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. "Россельхознадзор"ның фитосанитар күзәтчелек, бөртек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Мөдәррис Фәттахов хэм Рифкат Галимуллин бу сорауларга ачык­лык кертте.

Җепсел тукымаашар(еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсә нематоды авыруы таратырга җирлек булырга да мөмкин. Әлеге авыруны таратмас өчен республиканың кайбер өлешләрендә һәм күрше төбәкләрдә карантин фитосанитар зона игълан ителгән. Кайберәүләр, чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, ышанмас та. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчаларына чыгарып куя, яз ахырына кадәр шунда тота икән, "Яңа ел гүзәле"ндә корткычлар булганда ул башка агачларга күчә. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичкә тыгып яндырырга кирәк тә инде.

- Декабрь урталарында белгечләр чыршы сатылучы сәүдә нокталарына рейдлар оештырачак, - ди Рифкат Галимуллин. Аның әйтүенчә, мондый тикшерүләр төрле хилафлыкларга юл куймас өчен кирәк. "Россельхознадзор" белгечләре ылыслы агачлар белән сату итәргә уйлаучыларга кичекмәстән тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына сатуны оештырырга киңәш итә. Орлык, чәчәк, агач үсентеләре турында сорауларыгыз туса, хилафлыклар белән очрашсагыз, 884364 29484 номеры аша "Россельхознадзор" белгечләре белән элемтәгә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X