Урманнардагы корыган ботакларны рөхсәтсез һәм бушлай җыярга мөмкин булачак
Татарстан депутатлары Россия Урман кодексына кертелгән яңа кагыйдәләр турында халыкка җиткерүне бурыч итеп куйды.
Халык урманнардагы коры-сары һәм чыбык-чабыкны бернинди рөхсәтсез, ел әйләнәсе бушлай җыя алачак. Татарстан депутатлары халык әлеге законлы хокукыннан файдаланырга тиеш, дип белдерде. 2019 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләр турында бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында фикер алышу булды.
Комитет җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр иткәнчә, быел РФ Урман кодексының 32нче маддәсенә үзгәреш кертелгән иде (2018 елның 18 апрелендә кабул ителгән 77нче Федераль закон). Ул гражданнарга урманнардан агач булмаган ресурсларны һәм коры-сары, чыбык-чабыкларны үз ихтыяҗлары өчен бушлай, бернинди рөхсәтсез җыеп алырга мөмкинлек бирә. РФ Урман кодексы буенча, кешеләр “урманның агач булмаган ресурслары”н – агач төпләре, агач кайрысы, куаклар, мүк, камышлар, кыргый җиләк-җимешләр, “Кызыл китап”ларга кермәгән гөмбәләрне (һ.б.) бушлай җыя ала. Хәзер инде җирдә аунап яткан корыган агач ботаклары да 2019 елның 1 гыйнварыннан түләүле урман ресурсы булудан туктап, агач булмаган ресурларга керәчәк. Димәк, аларны да җыярга ярый.
“Урманнарда чыбык-чабыкны рөхсәтсез бушлай җыеп алу мәсьәләсен халык күтәреп чыкты. Корыган агачларны ягулык буларак файдаланырга мөмкин бит. Шулай ук бу урманнарның санитар хәлен яхшырту өчен дә мөһим. Чөнки бүген урман эчләре черегән, корыган агач ботаклары белән тулган. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә урманнар чиста булырга тиеш”, – диде комитет утырышында Таһир Һадиев. “Элек корыган агачларны рөхсәтсез җыйган өчен кешеләрне җаваплылыкка тарталар иде. Яңа закон буенча урманнарда корыган агачларны җыярга яраганы турында халыкка хәбәр итәргә кирәк”, – дип өстәде ул.
Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов урманнарны чистартырга ярдәм итәчәк әлеге закон өчен депутатларга рәхмәт әйтте. “Урманнарны корыган ботаклардан чистарту урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен дә актуаль мәсьәлә. Яңа закон биргән мөмкинлек гражданнарга да файдалы булачак. Гражданнарга урманда җирдә яткан корыган ботакларны җыярга беркем дә комачауламаска тиеш”, – диде министр урынбасары. Әмир Бәдертдинов корыган ботакларны бушлай җыю дигәндә, эшмәкәрлек максатында түгел, ә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары турында сүз баруын ассызыклады. Эшмәкәрләргә исә таләпләр башка – рөхсәт һәм түләү мәҗбүри. Шуңа күрә урманчыларга яңа законның үтәлешен тәэмин итү белән беррәттән, закон бозу очракларын кисәтергә, урманнарда контрольне көчәйтергә дә туры киләчәк.
“Бу закон моннан 7-8 ел элек чыккан булса, мәсәлән, 2010 елдагы давыл-гарасатта зыян күргән күп кенә агачлар череп ятмас, ә кешеләргә файда китергән булыр иде. Корыган ботаклар урманда гөмбәчеләргә, җиләк җыючыларга да кыенлыклар тудыра. Гражданнарга яңа кагыйдәләрне җиткерү һәм аңлату өчен зур эшләр көтә”, – диде Таһир Һадиев.
Фото: архив/Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Корыган агачның коры ботагын алырга ярый, ә кәүсәсе җирдә ятып череп ятачак. Анысын алырга ярамый ?. Молотцы, кешеләргә яхшылык эшлиләр янәсе...
0
0