Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уртача җинаять кылучыларны төрмәгә түгел, армиягә җибәрәләр

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Диденко вак һәм уртача җинаять кылучыларны төрмәгә япмыйча, армиягә җибәреп, "акылга утыртырга" тәкъдим итә. Бу закон (кабул ителгән очракта, әлбәттә) 18дән 45 яшькә кадәр булган ирләргә кагылачак. Алексей Диденко фикеренчә, мондый ысул җинаять кылучыларны гуманлы юл белән тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм шыплап тулган төрмәләрне бераз бушатачак....

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Диденко вак һәм уртача җинаять кылучыларны төрмәгә япмыйча, армиягә җибәреп, "акылга утыртырга" тәкъдим итә. Бу закон (кабул ителгән очракта, әлбәттә) 18дән 45 яшькә кадәр булган ирләргә кагылачак. Алексей Диденко фикеренчә, мондый ысул җинаять кылучыларны гуманлы юл белән тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм шыплап тулган төрмәләрне бераз бушатачак. Армиядә хезмәт итү вакыты иректән мәхрүм ителү вакытына тәңгәл булырга тиеш.
"Төрмәләрдә урын булмау - күптәнге проблема. Соңгы 5 елда гына да ике амнистия узды, - ди депутат. - Без исә, Русиягә хезмәт итеп, "төзәлергә" мөмкинлек бирәбез. Безнең армия төрмәгә караганда нәтиҗәлерәк тәрбия чарасыдыр, мөгаен".
Русиянең җинаять кодексында хезмәт хакы, төрле социаль пособиеләрне, пенсияләрне түләмәүчеләрне, шулай ук баласына, ата-анасына алимент түләүдән качып йөрүчеләрне 1 елга ирекләреннән мәхрүм итү каралган. Яңа закон кабул ителгән очракта, мондый кешеләрне төрмәгә утыртмыйча, 1 елга армия хезмәтенә "хөкем" итәргә мөмкиннәр.
Яңа закон проекты турында төрле фикерләр бар. Мәсәлән, юрист Павел Смыслов кайбер очракларда армия, чыннан да, файдалырак булыр иде дип саный. "Мин үзем запастагы офицер, хәрби өйрәнүләрдә булган кеше. Анда алган тәҗрибәм тормышта уңышка ирешергә ярдәм итте дип саныйм. Әмма армиягә җибәрелүчеләр социаль яктан куркынычсыз һәм яшь булырга тиешләр. Армиянең файдасы бары тик шул очракта гына булачак", - ди ул.
Ә менә интернетта фикер алышучылар әлеге закон проекты тулысынча зыянлы, ул төрмә белән армия арасына тигезлек билгесе куя дип саный.
P.S. Русиянең Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы язда 150 мең кеше армиягә чакырылган. Шуларның 28 меңе - югары уку йортын тәмамлаган белгечләр. 3500 кеше, төрле сәбәпләр табып, армиядән качып йөри (былтыр качучылар саны 4334 булган). Русиянең Җинаять кодексы буенча хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне 200 мең сумга кадәр штраф яки 2 ел төрмә көтә.
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.11.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев