Утыр поездга, киттек заводка!
Тиздән укучылар эре предприятиеләргә экскурсиягә бара башлаячак. Җәяүләп түгел, поездларга утырып. Быел, Эшче һөнәрләре елында, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Сәнәгать туризмы” дигән проект булдырган. Түрәләр балаларны киләчәктә шул төбәкләрдә эшкә калдырырга да хыяллана. Барып чыгармы?
– “Содружество” шәһәр яны пассажирлар йөртү компаниясе белән укучылар өчен предприятиеләргә бушлай экскурсияләр оештырачакбыз. Проектта тимер юл үткән яки аңа якын булган район һәм шәһәрләр катнаша. Бу – Казан шәһәре, Яшел Үзән, Буа, Кайбыч, Биектау, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә районнары, – диде кичә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада эшче һөнәрләренә багышланган матбугат очрашуында.
Министр сүзләренә караганда, бу проект эшкә урнаштыру географиясен киңәйтергә ярдәм итәчәк. Булачак укучылар башка районнарда эшләү мөмкинлеге булуын аңларга тиеш. Казан укучылары Яшел Үзәндәге заводларга алып бару планлаштырылган да инде. Яңалык башкаладагы эре предприятиеләрдә дә кызыксыну уяткан. Яңа проектлар моның белән генә чикләнмәячәк. ”WorldSkills Kazan 2019” проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин “Киләчәккә билет” дигән федераль проект тормышка ашырылачагын әйтте. Узган ел Казандагы Горки-Әмәт урманында үткәрелгән Skills Bazaar бәйрәме дә бик ошаган, күрәсең. Менә шундый чараларны дәвам иттермәкчеләр. Предприятиеләрнең корпоратив чемпионатлар үткәрү теләге дә бар икән. Эшче һөнәрләре елында һөнәри әзерлек өчен акча да өч тапкыр күбрәк бүлеп бирелгән. Бу – 6,25 миллион сум дигән сүз.
Соңгы дүрт елда утыздан артык районда һөнәри әзерлеккә кагылышлы 88 проект гамәлгә ашырылган. Ул 100 мең укучыны үз эченә алган. Проектларның файдасы зур. Эльмира Зарипова әйтүенчә, соңгы ун ел эчендә вузлардагы техник юнәлешләргә керүче студентлар саны 30 процентка арткан. Юрист, икътисадчылар буенча саннар үзгәрешсез калган.
“Зәңгәр яка”лар эшкә аптырамаячак. Быелның гыйнварына китерелгән мәгълүматларга караганда, республикада 38 мең кешегә эш урыны бар. Әлеге дә баягы эшче белгечләргә сорау зур. Бу сан – 70 процент. Шуның 30,5 проценты сәнәгать, транспорт, төзелеш өлкәсендә эшләүче квалификацияле кадрларга туры килә. Оператор, әйбер җыючы, машина йөртүчеләргә мохтаҗлык 16,8 процент тәшкил итә. Сәүдә, коммуналь хуҗалык, гражданнарны саклауга кагылышлы белгечләргә 14 процент ихтыяҗ бар. Бары ун процент кына югары белемле белгечләр кирәк. Анысы да сәламәтлек саклау, мәгариф, мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге кадрларга кагыла. Химия, нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшләүче монтажчыларга 82 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителгән. Эш хакы 11,2 мең сумнан башлана.
Район-авылларда мәгариф, сәламәтлек саклау буенча белгечләр җитми. Төзелеш һәм транспорт тармагында да эшчеләрдән башка булмый. Гадәттә, министрлык җиде елга кирәкле булган белгечлекләрне фаразлый. Шулай итеп, безгә 85 мең белгеч кирәк булачак. Ике ел рәттән республикада кече һәм урта бизнеска ихтыяҗ арта бара. Бүген авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек, социаль хезмәт күрсәтү буенча белгечләргә кытлык сизелә. Эльмира Зарипова бу фаразларны һәрбер әти-әни белеп торырга тиеш дип саный. Һөнәр сайлаганда, сәләттән тыш, базар икътисадындагы вәзгыятьне дә белеп тору кирәк.
Киләчәктә нинди һөнәрләр юкка чыгачак? Кассир, кондуктор, банк хезмәте, сатучы, риэлтор, консультация бирүчеләрнең эше онлайн режимга күчә бара. Ел саен ташламалар билгеләүче белгечләрне кыскартабыз, ди министр. “Япония кунакханәсендә җыештыручыны алыштыручы роботны эштән азат иткәннәр. Бу – машина һәрвакытта да кеше хезмәтен алыштыра алмауга бер дәлил”, – диде Эльмира Зарипова.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев