Саба таңнары

Уйда да, юлда да бергә

Райондагы юллар челтәрен, аларның салыну тарихын, бу эшнең бар нечкәлеген "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалы баш инженеры Илдус Гәрәевтан яхшырак белүче кеше табылмас. Илдус абый әлеге системада иң стажлыларның берсе, биредә хезмәт куя башлавына 1 октябрьдә нәкъ 30 ел тулган. Бу еллар эчендә юл салу хезмәтенең нинди үзгәреш, үсеш кичерүен күзаллау...

Райондагы юллар челтәрен, аларның салыну тарихын, бу эшнең бар нечкәлеген "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалы баш инженеры Илдус Гәрәевтан яхшырак белүче кеше табылмас. Илдус абый әлеге системада иң стажлыларның берсе, биредә хезмәт куя башлавына 1 октябрьдә нәкъ 30 ел тулган. Бу еллар эчендә юл салу хезмәтенең нинди үзгәреш, үсеш кичерүен күзаллау кыен түгел. "Юл салу һәр чорда да зур җаваплылык, югары таләп белән башкарылды. Һәрбер юлның үз тарихы бар, ничәнче елда салынган, эшләү процессы ничек барган, барысы да күңелдә саклана, ул юлларның һәрберсе кадерле миңа",- ди ул.

Югары Шытсу егетенә үсмер чорда юлсызлыкны күп кичерергә туры килә. Башта Түбән Шытсуга, аннан Икшермәгә йөреп укып, язгы-көзге пычраклар теңкәсенә аз тимәгәндер. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга һич икеләнмичә Казан инженер-төзелеш институтының автомобиль юллары факультетына укырга керә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, 1984 елда Саба юл ремонтлау-төзү участогына эшкә килә. Язмышның кушуы шул булгандыр, 28 сентябрьдә "Татавтодор" берләшмәсеннән эшкә урнашырга рөхсәт алып, зур хыяллар белән автобуста кайтканда булачак тормыш иптәше белән таныша. Якты өметләр белән янган егеткә шулай итеп бер көнне ике бәхет бергә елмая. Инженер егетнең йөрәген яулаган кыз - Сатыш авылы гүзәле Зәйнәпнең дә Казан җиңел промышленность техникумында укыган чагы була. Сөйгәне юллама белән Самарага эшкә җибәрелгәч тә Илдус абыйга Самара-Саба арасын еш таптарга туры килә. Мәхәббәткә бернинди киртәләр дә комачау итми, матур гаилә корып, менә 26 ел күпләр сокланырлык гомер кичерәләр. Шунысы куанычлы, алар гаиләдә генә түгел, эштә дә бергә, чөнки Зәйнәп ханымның да "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалында бухгалтер булып эшли башлаганына 25 ел тулган. Берсен-берсе тулыландырып, хезмәттә дә, өйдә дә уртак максатлар белән янып яши әлеге матур пар. Үзләре үрнәгендә тәрбияле, тәртипле ике ул - Илназ, Нияз исемле егетләр үстергәннәр. Олы уллары Илназ КАИ тәмамлап, Казанда үз белгечлеге буенча эшли. Кечесе Нияз әтисе юлыннан китеп, Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтының V курсында укый. Быел белемен өч ай "Татавтодор"ның Саба филиалында практикада ныгыткан.

"Икегез бер җирдә эшләү кыен түгел­ме?",- дип кызыксынам Гәрәевлардан. "Киресенчә, бик уңайлы",- дип елмая Зәйнәп ханым. - Без аерым җирдә эшли дә алмыйбыздыр инде. Эштә бөтенләй күрешмәгән көннәребез күп. Бигрәк тә җәй көне Илдус юлдан кайтып керми. Өйдә эш турында бөтенләй сөйләшмибез диярлек. Эш аерым, өй аерым дөнья бит ул. Илдус эшкә бөтен күңелен, тырышлыгын биргән кеше. Вакыты булганда хуҗалык эшләрен дә бик яратып башкара. Бигрәк тә бакчада эшләүдән ямь таба".

Илдус абый Гәрәевның бер үзенчәлеге - ул гомере буе эшкә 5 сәгать 30 минутта килергә гадәтләнгән. Эшкә иртә килү һәръяклап отышлы. Ул күп еллардан бирле һава торышына күзәтү ясап, дәфтәргә теркәп бара. Теләсә кайсы елның бүгенге көнендәге һава торышын төгәл әйтеп бирә ала. Шулай ук һәр узган көнне тарихка кертеп, көндәлек алып бара. "Эшем таләп иткәнгә түгел, күңелем кушуы буенча шулай гадәтләнгәнмен инде, кайчак кирәк тә булып куя", -ди ул. - Үзебез салган юлларны урап, бер әйләнеп кайту да күңел рәхәтлеге, җанга ял бирә, бөтен мәшәкатьләрдән арынып, тынычлык алып кайтасың. Яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп, халыкка игелек китерүен күреп күңел сөенә".

Юл салу эшенең чыгымлы да, дәвамлы да, катлаулы да икәнлеген барыбыз да белә. Беренче чиратта, әлбәттә, сыйфатка төп игътибар бирелә. Ә моның өчен аз борчылмый инженер кеше. Илдус абыйны бизәүче асыл сыйфатларның берсе - аның күркәм холкы. Ул нинди генә очракта да тавыш күтәрмәс, зилзиләгә бирелмәс, гомумән, берәүгә дә авыр сүз әйтмәс. Кешегә тавыш күтәреп, көнозынга җитәрлек кәефен кырганчы, мәсьәләне тыныч юл белән хәл итүнең күпкә отышлы икәненә күптән инанган ул. Бу сыйфатлар аңа мәрхүм әтисе Галиәхмәт белән Шытсуда яшәүче әнисе Фәнүрәдән мирас булып күчкән.

Кечкенәдән математиканы су урынына эчкән Зәйнәп ханым да үз эшенең чын остасы, үтә төгәл, таләпчән. Бухгалтер хезмәтендә башкача була да алмый. Хәтта туган көне дә һөнәри бәйрәме белән бер көнне аның. Монысы да Ходайның бер сиздерүе булгандыр. Белемнең беркайчан да артыгы булмаслыгын аңлап, 2012 елда читтән торып Мәскәү Рус идарә институтын тәмамлаган. Илдус абый белән бергә Мәскәү шәһәренә барып имтиханнар тапшыруларын бүген күңелле хатирә итеп искә алалар. Янәшәңдә шундый арка терәгең, нык калканың булгандатормыш җиңел. Гаиләңдә аңлау, яклау, тынычлык тапканда, тылың ныклы булганда гына эшкә бөтен күңелеңне салып була. Уйлаган уйлары, дөньяга карашлары, эш-максатлары, салган юллары бер Гәрәевларның. Парлы тормышның асылы да шушыдыр.

Марат Гарипов, «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы директоры:

-Филиалда үз эшенә бирелгәннәр, чын осталар хезмәт куя. Һәр бригада үз хезмәтен тиешенчә еллык календарь график нигезендә башкара. Барыбызның уртак төп максаты - сыйфатлы юллар булдырып, халыкка уңайлылык тудыру. Һөнәри бәйрәмебезне куанычлы хезмәт нәтиҗәләре, күләмле эшләр белән каршылыйбыз. Йөздән артык кешене берләштергән коллективның уртак тырышлыгы белән агымдагы елда филиал буенча 500 миллион сумлык эш башкарылды. Быелгы сезондагы иң күләмле эшләрнең берсе - Түбән Шытсу-Елыш юлының аскы кат асфальт белән тоташтырылды. Шулай ук Төбәк авылына тулаем асфальт юл түшәлде. Саба, Шәмәрдән урамнарын төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирелде. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллектив хезмәткәрләрен ихлас котлап, эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телим.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: