Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Узган елны районда кичке сәгатьләрдә аракы сатуның 11 очрагы теркәлгән

    Безне барыбызны да уртак сыйфат - кулланучылар булу берләштерә. Ел саен 15 мартта шушы өлкәдә хокукларыбызны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында, чыннан да, яклануга мохтаҗбыз. Чөнки кулланучыларның хокукын бозу - шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән?...

    Безне барыбызны да уртак сыйфат - кулланучылар булу берләштерә. Ел саен 15 мартта шушы өлкәдә хокукларыбызны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында, чыннан да, яклануга мохтаҗбыз. Чөнки кулланучыларның хокукын бозу - шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән? Элегрәк күп очракта кешеләр моңа кул гына селтәсәләр, хәзер үз хокуклары өчен көрәшүчеләр арта бара. Бу мәсьәләдә безгә белгечләр дә ярдәмгә килә.

    Шул хакта кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика дәүләт инспекциясенең Арча территориаль органы Cаба бүлеге консультанты Радик Локманов белән сөйләшәбез:

    - Радик әфәнде, кулланучыларның 85 проценты елына бер тапкыр булса да үз хокукларының бозылуы факты белән очраша, диләр. Бу сан безнең районга туры киләме?

    -Нигездә бу, чыннан да, шулай. Алданучыларның, срогы чыккан, ким үлчәнгән яки сыйфатсыз әйбер алучыларның барысы да безгә килми. Әмма мөрәҗәгатьләр арта бара. Былтыр 120 гариза карадык. Шуның 42се - язмача, 78е телдән бирелгән иде. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең 111е кулланучылар файдасына хәл ителде. Кешеләр күпчелек очракта ваклап сату предприятиеләрендә хокуклары бозылудан (118 очрак) зарлана.

    - Кешеләр килгәнне генә көтеп утырмыйсыз бит.

    -2013 елда 47 тикшерү үткәрдек, шуның 23е - планнан тыш. Контроль чаралар барышында 34 хуҗалык итүче субъектта закон таләпләрен үтәмәүнең 36 очрагы билгеле булды. Алкоголь продукциясе әйләнешендә дә күңелсез мисаллар байтак. Кичке сәгатьләрдә аракы сатуның - 11, рөхсәт ител­мәгән урында хәмер белән сәүдә итүнең 6 очрагы билгеле булды. Без әзерләгән тикшерү материаллары нигезендә вәкаләтле органнар кулланучылар хокукларын бозучыларга барысы 28100 сум штраф салды. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында сәүдә нокталарыннан срогы чыккан 18690 сумлык продукция алынды.

    - Быел кулланучыларның хокукларын яклау көне "Яхшы телефонга булган хокукларыбызны яклыйк!" дигән шигар астында үтә. Шуңа кагылышлы бер мисал.

    - Илдус В. Шәмәрдәндә 2550 сумлык кесә телефоны сатып ала. Тавыш ишетелми торган булып чыккач, аны кибеткә алып килә һәм ремонтка җибәрелүенә ирешә. Әмма законда билгеләнгәнчә, товардагы җитешсезлекләрне бетерү срогы (45 көн) санга сугылмый. Нәтиҗәдә кулланучы безгә гариза язды һәм аңа телефон акчасы кире кайтарылды.

    - Быел халык җыеннарында район башлыгы Рәис Миңнеханов кулланучыларның хокукларын яклауга аеруча әһәмият биреп, барлык кибетләрдә сезнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр булдырырга тәкъдим итте. Шуннан соң шалтыратулар арттымы?

    -Быел гыйнвар-февраль аенда төрле сорау-үтенечләр белән 37 кеше мөрәҗәгать итте инде. Аларның гаризалы буенча тиешле чаралар күрелә.

    - Кулланучыларга теләкләрегез.

    - Мин болай дияр идем: хөрмәтле райондашлар! Әгәр сату, җәмәгать туклануы, банк, медицина учреждениеләре, торак-коммуналь, почта, электр элемтәсе һәм башка хезмәтләрдән файдаланганда кулланучы хокукларыгыз бозыла икән, принципиальлек һәм катгыйлык күрсәтергә кирәк. Кулланучы хокукларыгызны яклаганда сез матди иминлегегезне генә түгел, шәхси абруегызны да саклыйсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: