Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вадим Захаров: Тормышта ни булса да, нәтиҗәдә барыбер хатыннарның аягына кайтып егылабыз

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның “Ышан бары гомер иткәнгә” исемле җырына төшерелгән клибы табадан төште. Клипның темасы бүгенге көндә гаять актуаль.

Клипның эчтәлеге буенча, төп геройның, ягъни танылган актер Фердинанд Хафизовның гаиләсе бар. Тик һич көтмәгәндә, уйламаганда ул юлында бер хатын-кызны очрата һәм аның турында хыялланып йөри башлый. Билгеле, үзенең хатынына игътибары кими. Тик ханымнарның икесе дә берьюлы каршына килеп чыккач, герой сайлау алдында кала. Кулындагы чәчәкләрен кемгә бүләк итәр ул?

“Җырның көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Гөлүсә Шаһбан иҗат итте. Бу җырны яратып башкарам, халык та бик якын итте. Клипның режиссеры һәм сценарий авторы – Замирә Рәҗәпова. Җыр хатын-кызларга багышлап язылган. Шигырь юллары белән килешәм, тормышта ни булса да, нәтиҗәдә барыбер хатыннарның аягына кайтып егылабыз. Кайбер ирләр моны танырга теләми, ләкин күңелдән шул ук фикердә. Минемчә, хатын-кызлар ир-атларга караганда көчлерәк. Без тормыш иптәшем белән 7 ел бергә тату гомер итәбез. Аллага шөкер, 6 яшьлек кызыбыз үсеп килә”, - дип сөйләде Вадим Захаров.


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X