Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакциналаштыру турындагы яңа сертификат искесеннән нәрсә белән аерылуын әйттеләр

Иске үрнәктән аермалы буларак, вакцинация турындагы яңа сертификат өч бүлектән торачак.

Иске үрнәктән аермалы буларак, вакцинация турындагы яңа сертификат өч бүлектән торачак. Бу хакта вакцинация турында махсус туры эфир вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында сертификатның яңа формасы гамәлгә керде.

«Сертификат өч бүлектән торачак. Беренче бүлек вакцинация турында була, мәгълүматлар федераль регистрдан алыначак. - Гражданинга берни эшләргә, беркая да барырга кирәк түгел, бу яңадан рәсмиләштерү булачак», – диде спикер.

Сертификаттагы киләсе пунктта элек кичерелгән авыру турында мәгълүмат була, барлык мәгълүмат Сәламәтлек саклау министрлыгы регистрыннан алына.

Өченче бүлек медицина каршылыкларына (медотводларга) багышланган, монда мәгълүматлар системага кертелергә тиешле вакыт күрсәтелгән. Хәзер табибларның бу мәгълүматны ничек кертәчәге турында мәсьәлә хәл ителә.

Шул ук вакытта QR-код элеккечә, сертификатның сул як почмагында урнаштырыла.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев