Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакыт та юк, теләк тә. Төнлә ник йокламыйсыз?

Төн. Балалар йоклый. Икәү­дән-икәү калгач, әти-әниләр нишли дип уйлыйсыз? Үзебез җавап бирәбез: сораштыру нәтиҗәлә­реннән күренгәнчә, өлкәннәр­нең күбесе, тынычлап, кино карый икән. Белгечләр исә, төнлә генә түгел, көндез дә ир белән хатынның аулак вакыты булырга тиеш, дигән. Хәзер аерылышучылар саны күп булуны да бер-береңә вакыт җитмәү белән аңлатканнар.

Барып чыктык, җәмәгать! Бак­саң, бүген әтинең – улына, күр­шенең – күршесенә генә түгел, ирнең  хатынына (һәм ки­ре­сен­чә) да вакыты юк икән. Белгечләр үткәргән сораштыру барышында ачыкланганча, әти-әниләрнең, сүз нигездә яшь гаи­ләләр турында бара, бер-берсенә буш вакыты җитми. Шуңа күрә үзара аралашу, бергә вакыт үткәрү төнгә кала, дигәннәр. Сораштыруда кат­нашучыларның кү­бесе әйтүенчә, алар балалар йоклагач, бергә кино һәм төрле тапшырулар карый. Әти­ләрнең – 81, әни­ләр­нең 76 проценты шулай дигән. Икенче урында – социаль челтәрләр (71 һәм 61 процент). Беренче өчлеккә телефон аша дуслар белән аралашу да эләк­кән (66 һәм 53 процент).


– Бүген гаиләдә барысы да төп-төгәл билгеләнгән. Әти акча эшли. Әни балаларны бакчага, мәк­тәпкә йөртү һәм ашарга пешерү, кер юу кебек хуҗалык эшләре өчен җа­вап­лы. Кич өйдә очрашкач та, һәркем үзенең ни дәрә­җәдә ару-талуы, эш­тәге күңел­сезлекләр турында сөйли башлый. Шуңа күрә хәзер үзара аң­лаша алмау аерылышуга китергән төп сәбәпләрнең берсе булуга  аптырыйсы юк. Үзара мөнәсәбәт гаи­лә­нең нигезе булып тора. Баштанаяк көн­дәлек мәшә­кать­ләргә, эшкә, бала тәрбияләүгә чум­ган ир белән хатын бер-бер­сеннән читләшә. Нә­тиҗәдә гаиләнең нигезе ныклы булмый, – ди психолог Алисә Закамская.


Статистика мәгълүматларына караганда, ир белән хатын атнасына нибары бер көн икәүдән-икәү генә үткәрә. Аена уртача дүрт көн дигән сүз бу! Ишле һәм кечкенә сабый тәрбияләүче гаи­ләләрдә бу вакыт иң аз, дигәннәр. Белгеч әйтүенчә, төн­лә генә тү­гел, көндез дә аулак вакыт таба белергә кирәк. Моның өчен нишләргә икәнен дә өй­рәт­кәннәр.


Иң яхшысы – әби-бабайдан яр­дәм сорау. Өлкәннәр өчен аларга ышанычыгызны күрсәтү зур шатлык булачак. Өстәвенә, бала баласы балдан татлы, диләр бит. Әби-бабай үтенечегезгә каршы кил­мәячәк һәм рәхәтләнеп оныкларны карарга булышачак. Янәшә­гездә әти-әниләр юк икән, вакытлыча бала караучы, ягъни бибиситтер ялларга мөмкин. Гадәти нянядан аермалы буларак, ул бер­ничә сәгать кенә эшли. Бибиситтер булып, нигездә, студентлар яллана. Аларга катгый таләпләр  дә юк. Казанда, мәсәлән, мондый хе­з­мәт­нең бер сәгате уртача 200 сумнан башлана. Сез исә, рәхәт­ләнеп, кинога яки кунакка барып кайта аласыз. Кунак дигәннән, газизегезне сирәк кенә булса да дусларга калдырып торырга мөмкин. Аларга да киләчәктә сезнең ярдәм кирәк булуы бар бит.


– Безнең балалардан: “Төнлә әти-әниегез нишли?” – дип сорасагыз, алар, ике дә уйламыйча: “Ашыйлар”, – дип җавап бирәчәк, – ди Казанда яшәүче Гөлфия Сафина. – Ирем – шәхси оешмада бухгалтер, мин – риэлтор. Өйгә соң гына кайтабыз. Хәер бер без­дә генә түгел бу хәл. Дус-иш­лә­ребез дә гел чаба, дөнья куа. Яшь­ләргә бүген тормыш итү җиңел түгел. Күбебез ипотека йөген тарта. Шуңа күрә бердәнбер буш вакыт – төнлә. Балаларны йоклаткач, көн­дәлек эшләр турында сөйләшәбез, киләчәккә планнар корабыз. Еш кына әңгәмә чәй өстәле янында дәвам итә. Әнә шулай аулакта сыйланып утырганда, аш бүлмәсенә “көтел­мәгән кунаклар” – балалар килеп керә.


Гаиләгә бәйле киңәшләр дә бар. Әйтүләренә караганда, ир белән хатын буш вакытның 40 процентын – икәүдән-икәү, ә калган 60 процентын балалар белән бергә үткәрергә тиеш. “Буш вакытым юк, диючеләр үзләрен шул рәвешле акларга тели, шул гына, – ди Мәрзия абыстай Шәрәфиева. – Тормышта бер-берең­не аңлау, кадерен белү мөһим. Үза­ра аралаша белү дә –  осталык. Ха­тын-кыз – ирнең ярдәмчесе һәм төп киңәш­чесе. Тик сөйләшә белеп кенә сүз катарга кирәк. Ир-ат көндәлек мәшәкатьләр турында күп сөйләш­кәнне яратмый. Һәр нәрсәнең чамасы һәм чиге булырга тиеш”.


Любовь ПРОКОПЬЕВА, табиб:

 
– Төнлә йокларга кирәк. Чөнки йокысызлык организмны талчыктыра. Бу исә төрле авырулар килеп чыгуга сәбәп булып тора. 26–64 яшьлекләр тәүлегенә уртача – 7–9, балалар исә 9–11 сәгать йокларга тиеш. Алты сәгатьтән дә азрак йоклаучыларда диабет, ашказаны, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю куркынычы арта.

Фото: https://pixabay.com | JESHOOTS-com

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев