Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Васил Шәйхразиев репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл ачуда катнашты

Һәйкәл куюның инициаторы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар оешмасы, меценат Шамил Акбулатов.

Бүген, 24 июль көнне, Леваш мемориаль зиратында Ленинград шәһәре һәм өлкә төрмәләрендә 1937 елның сентябрь – 1954-1955 еллар аралыгында гомерләре өзелгән татарлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Һәйкәл куюның инициаторы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар оешмасы, меценат Шамил Акбулатов. Һәйкәлнең авторлары - Виталий Кузнецов һәм Лариса Кузнецова.

  • “Левашовская пустошь” мемориаль зиратында 1937 елдан алып 1954-1955 еллар аралыгындагы репрессия корбаннары җирләнгән. СССР Дәүләт иминлеге комитетының яшерен объекты булган әлеге урын 1989 елның апрель аенда В.Т. Муравский җитәкчелегендәге “Мемориал” җәмгыятенең эзтабарлар төркеме тарафыннан табыла.
  • 1992 елдан башлап биредә милли кардәшлекләр һәм җәмгыятьләр тарафыннан үз милләттәшләре истәлегенә күмәк һәйкәлләр куела башлый. 1996 елда Санкт-Петербург мэры шушы территориядә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә “Левашовская пустошь” мемориалын оештыру турындагы боерыгын имзалый. 2015 елдан башлап “Левашовская пустошь” мемориаль зираты региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертелә.

Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев