Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Венера Ганиева: "Татарстан" дигән зур гипермаркет ачарга кирәк"

Бүген Венера Ганиева 3нче ипи заводында булып кайткан. Җырчыны анда эксперт буларак чакырганнар.

– Бөтен эшчәнлек белән таныштым, – дип башлады сүзен җырчы. – Безнең ипи заводлары республикада бихисап, әмма бу заводтагы ипинең сыйфатын башкаларныкы белән чагыштыра алмыйм. Мәсәлән, чәк-чәкләрен генә алыйк. Авызда эреп китә, үз куллары белән кисәләр. Кайбер оешмаларда чәк-чәкне йомырка порошогыннан гына ясыйлар, ә монда чын йомыркадан эшләнә. Шуның өстенә сыйфатлы он һәм бал кушыла. Мине шатландырганы – әлеге заводта мөселман кызлары эшли. Безнең татар кызларын беләсез бит инде! Уңган, булган.

– Ә ни өчен нәкъ менә сезне чакырдылар?
– Мине хуҗабикә һәм “Секреты татарской кухни” тапшыруы герое буларак бәямне бирергә, авыз итеп карарга чакырдылар. Аракы “дегустировать” итәргә чакырсалар бармас идем, әлбәттә. Гомумән, безнең республикада иң зур бәя бирерлек продукция җитештерелә. Менә мин, мәсәлән, “Татарстан” дигән зур гипермаркет ачарга киңәш итәр идем. Безнең бит Казан тулы кибетләр, шуларга арендага зур биналарны тапшырабыз. Без төшеп калганнардан микәнни? Үзебезнең брендлы Татарстан кибете ачарга кирәк. Бездә әлегә шул “Бәхетле” генә бар. Ул кибеткә бөтен кеше дә йөри алмый. Равил абый Шәрәфиев: “Бәхетле” кибетенә кергән идем, үземне бәхетсез икәнемне аңладым”, – дип әйтә иде. Андый кешеләр күп бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев