Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вьетнам базары хуҗасы Мадам Кой: "Базарда эшләүче кешенең улы мондый гамәлгә бармас иде"

Вьетнам базарына ут төртүдә гаепләнеп, 26 яшьлек бер егет сак астына алынган. Аның әтисе шул ук Вьетнам базарында сатучы булып эшләгән. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, егет үз гаебен тулысынча таныган. Аның инде моңарчы да, урлау, талау һәм мошенниклыкта гаепләнеп, җәзага тартылганы булган. Егетнең сүзләренә караганда, базарны ул исерек баштан яндырган,...

Вьетнам базарына ут төртүдә гаепләнеп, 26 яшьлек бер егет сак астына алынган. Аның әтисе шул ук Вьетнам базарында сатучы булып эшләгән. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, егет үз гаебен тулысынча таныган. Аның инде моңарчы да, урлау, талау һәм мошенниклыкта гаепләнеп, җәзага тартылганы булган. Егетнең сүзләренә караганда, базарны ул исерек баштан яндырган, явыз ниятләре булмаган. Тик Вьетнам базарының хуҗасы Мадам Кой бу хәбәргә ышанмый, үзендә эшләүче кешенең улы мондый гамәлгә бармас иде дип уйлый, дип яза "Безнең гәҗит".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев