Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәхшилек: Татарстанда яшәүче бер ханым яңа туган баласын үтерә һәм бакчасында күмеп куя

Нурлатта яшәүче 40 яшьлек хатын төнлә бала таба, яңа туган сабыен табакка тотып ата һәм иртән бакчасына алып чыгып күмә.

Полиция әлеге вәхшилек булган авылның исемен яшереп тота. Әлеге хәлнең бары тик 27 августта гына булуы билгеле. Хатын төнге 12ләр тирәсендә исән-сау бала таба һәм аны табакка тотып ата. Үзе йокларга ята. Иртәнге 7дә баласының суламаганлыгын абайлап ала һәм, озак уйлап тормыйча, яңа туган сабыйны бакчасына алып чыгып күмә. Әлеге хатынның 20 һәм 21 яшьлек ике олы баласы, ире бар. Ләкин ире командировкада вакытта ул башка ир белән чуалган, яңа туган сабые да үз иреннән булмаган. Шуңа да тизрәк сабыйдан котылу ягын караган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев