Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Видео: Казанның Компрессор күперендәге юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Авария Троицкий Лес урамындагы 30нчы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Компрессор күперендәге юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Узган төндә «Додж» автомобилен исерек хәлдә идарә иткән 37 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлекне һәм тиешле дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә юл читендә торган «ЗИЛ» машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы шоферының ирене ярыла.

Сәгать ярымвакыт үткәч, 14нче модель «Лада» машинасын йөртүче 33 яшьлек ир-ат та тиешле тизлек һәм дистанцияне сакламаганлыктан, авариядән соң юл читендә торган «Додж» автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, 14нче модель «Лада» машинасы шоферы, аның янында утырып барган 37 һәм 29 яшьлек ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X