Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Видео: Япон журналистлары Алинә Заһитова өендә булган

Корреспондентлар 15 яшьлек спортчының әбисе белән аралашкан, фигуралы шуучы белән төшке аш ашаган.

NHK япон телерадиокомпаниясе журналистлары фигуралы шуучы Алинә Заһитова өендә булган. Пхенчхандагы Олимпиада җиңүчесе турында репортаж төшергән, дип хәбәр итә “Спорт-Экспресс”.

Корреспондентлар 15 яшьлек спортчының әбисе белән аралашкан, фигуралы шуучы белән төшке аш ашаган. Шулай ук төшерү төркеме Заһитованың тренеры Этери Тутберидзе төркеме шөгыльләнүче шугалакта булган.

Пхенчханда Олимпия уеннарында кыска программадагы шәхси ярышта Заһитова 82,92 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды. Ирекле программада ул алтын медаль яулады.

 

Фото: скриншот с видео

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев