Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Видеоблогер Әмиран Сәрдәров “КАМАЗ-мастер” командасы цехында булган

"КАМАЗ"га берничә ай элек булачак сериалга тизер төшерү өчен артистлар Никита Панфилов һәм Влад Канопка килгән булган.

“Дневник хача” youtub-каналының танылган авторы видеоблогер Әмиран Сәрдәров “КАМАЗ-мастер” командасы цехында булган.

Видеблогер Instagramда “КАМАЗ-мастер” җитештерү базасында спорт автомобиле кабинасында утырган фотографияләрен урнаштырган.

Әмиран Сәрдәровның Чаллыга нинди максаттан килүе әлегә билгесез. “Дневник хача”ның икенче чыгарылышында аның команда һәм хәрби техникасы белән танышуы турында сөйләве бик мөмкин.

Шунысын да искәртик, “КАМАЗ-мастер” белән видеоблогер гына кызыксынып калмый. Шулай ук режиссер Федор Бондарчук Дакарны буйсындыручылар турында сериал проекты эшләүне тәкъдим итә. " КАМАЗ"га берничә ай элек булачак сериалга тизер төшерү өчен артистлар Никита Панфилов һәм Влад Канопка килгән булган.

Фото: соц сети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев