Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Витаминнар – кайсы табибны тыңларга?

Алдан ук әйтеп куям: язмамда табиблар бакчасына “таш атачакмын”.

"Балама Д витаминыннан тыш башка бер генә “файдалы төймә” дә каптырырга җыенмыйм дип әйткән идем. Тик күптән түгел бу вәгъдәмнән кире кайтырга туры килде. Остеопатка баргач, ул миңа озак кына итеп бала организмына балык маеның ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында сөйләде. Әлеге витаминны кызыма даими эчертергә киңәш итте. “Үзегез дә, балагыз да эчсен. Ул баланың акыл үсешенә аеруча зур йогынты ясый”, — дип кат-кат әйтте табиб.

Миңа шул җитә калды. “Әлеге билгеле остеопатка эләгү өчен мин өч ай чиратта тордым, аннары бер дә жәлләми генә кесәмнән 3000 сум акчамны да чыгарып салдым. Яхшы белгеч белми әйтмәс”, — дип, балалар өчен махсус балык мае витаминнарын эзләргә тотындым.

Тик шулай да, әлеге витаминны бирә башлаганчы участок педиатры белән киңәшләшүне кирәк дип таптым. Ул исә яхшы, төпле киңәш бирәсе урынга: “Белмим, үзегезгә карагыз. Бирәсегез килсә, бирегез. Зыяны юктыр”, — дип җавап бирде. Ничек инде “зыяны юкТЫР”??? Димәк, ул бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмый, дигән сүз. Барысын да медицина белеме булмаган ата-ана хәл итәргә тиеш булып чыга? Ярар, мин әйтәм, башымда акылым бар. Интернет челтәренә кердем дә, бу теманы тәфсилләп өйрәндем. Хәзер балык мае темасын су урынына эчәм.

Бу бер мисал. Хәзер икенче мисалга күчәм. Монысы инде һаман да шул бер үк Д витаминына кагыла. Моңарчы мин педиатр язганнарны төгәл үтәп, аны балага көнгә бер тамчы һәм бары тик көзен-кышын гына бирә килдем. Тик минем: “балама җәй көне Д витамины бирмим, кояштан ала бит”, — дигән җавабымны ишеткәч, хирург абыең сикереп үк торды. Аның сүзләренә караганда, балага Д витаминын ел әйләнәсе бирергә кирәк икән. Әле алай гына түгел, педиатр мине доза белән дә бутаган. Ул көзге-кышкы чорда көненә ике тамчы булса, җәй көне бер тамчы бирелергә тиеш икән. “Шул педиатрларыгызны тыңлыйсыз да, аннары рахиттан интегәсез”, — дип тә өстәде әле. Алла сакласын!

Менә сиңа мә! Я, әйтегез, бу очракта мин табибларның кайсысына ышанырга тиеш? Аларның “бала көненә ничә тамчы витамин эчәргә тиеш?”, — дигән сорауларына да төгәл җаваплары юк бит!

Әле тагын бер очрак турында сөйли алам. Сөйлимме? Бер танышымның баласы шактый еш авырый. Шуңа күрә педиатр аларга бер төрле витамин комплексы язган. Иң сәере, ул даруханәләрдә сатылмый. Аны бары тик чит ил сайтларыннан гына табарга мөмкин икән.

Әлбәттә, танышым уйга калган, күңеленә шик төшкән. Шуннан соң ул аптырап миңа мөрәҗәгать итте. Син үзегезнең педиатрдан сорап кара әле, янәсе… Мин сорадым! Һәм беләсезме, нинди җавап ишеттем? Бактың исә, бу сайтта чиста витаминнар юк, анда бары тик “подделка” белән генә сату итәләр. “Якын да бармаска”, — дип киңәш итте табиб апабыз.

Менә шулай, җәмәгать. Табибларга карата ышанычым көннән-көн сүрелә бара. Кайсын тыңларга, кайсысының сүзенә колак салырга белмәссең! Ә алар башка көчлерәк дарулар мәсьәләсендә дә шундый башсыз булсалар??? Уйларга да куркыныч!

Интернет челтәрендә күптән инде “бездәге медицина белән яшь әниләр бик тиз педиатрларга әверелә”, — дигән мәзәк йөри. Нәкъ шулай икән! Бу очракта башка чара юк — һәрвакыттагыча барлык җаваплылыкны ана кеше үз өстенә ала.

Яшь әни язмалары

 

Фото: www.pixabay.com | qimono

http://sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X