Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ВКонтакте» татар телендәге проектларга ярты миллион сумлык грантлар бирәчәк

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәни һәм белем бирү чаралары, коммерцияле булмаган берләшмәләр яки мөстәкыйль авторларның инициативалары катнаша ала.

«ВКонтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грантлар бирәчәк. Бу хакта социаль челтәр матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без туган телләрдәге проектларга рус телле эре проектлар фонында аерылырга, үз аудиториябезне киңәйтергә һәм тагын да сыйфатлырак контент булдырырга ярдәм итәргә телибез. Шуңа күрә без белем бирү һәм грант өлешен берләштерә торган ярдәм программасын башлап җибәрдек. Татар теленнән башладык, әмма алга таба программаны тагын да киңәйтергә җыенабыз», — диде «ВКонтакте»ның Татарстандагы төбәк вәкиле Диләрә Махиянова.

Белем бирү өлеше 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак. Видеолекцияләрдә социаль челтәр хезмәткәрләре платформа алгоритмнары белән ничек дуслашырга һәм алга таба мавыктыру өчен инструментларны ничек нәтиҗәле кулланырга кирәклеге турында сөйләячәк. Катнашучылар абунәчеләрнең активлыгын арттырырга һәм өй эшләрен үтәп, яңа аудиторияне җәлеп итәргә өйрәнәчәк.

Өч проект җиңүче булачак, алар 250, 150 һәм 100 мең сумлык промокупоннар рәвешендә грантлар алачак. Аларны социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында булсынмы, үз проектларын үстерүгә, мәдәни һәм белем бирү чараларына, коммерцияле булмаган берләшмәләргә яки мөстәкыйль авторларның эшләренә тотарга мөмкин.

Катнашу өчен 13 октябрьгә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. 

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев