Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Андрефф эшмәкәрләрнең төп белемнәре булырга тиеш дип саный

Спорт икътисады эксперты В.Андрефф сүзләренчә, бай эшмәкәрләр бизнес өлкәсендә белем алганнар.

“Париж 1 Пантеон-Сорбонна” (Париж шәһәре) Университеты мактаулы профессоры, спорт икътисады эксперты Владимир Андрефф сүзләренчә, бай эшмәкәрчеләр бизнес өлкәсендә белем алганнар. Владимир Андрефф эшмәкәрләрнең төп белемнәре булырга тиеш дип саный. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Цифрлы икътисад. Көнбатыш тәҗрибәсе” пресс-конференциясендә әйтте.

“Мин, 90 нчы елларда Россиядә эшләгәндә, кайсыбер кешеләрнең бик тиз вакыт эчендә байлыкка ирешүләрен күрдем. Беренчедән, алар коммунистлар партиясенең элеккеге әгъзалары иде. Икенчедән, алар бизнес белеме алдылар. Димәк, алар АКШта күпмедер вакыт укып, белем алганнар. Алар үз мөмкинлекләре белән файдаланганннар һәм приватизациядән соң кампанияләрне үз кулларына алганнар. Аларның бизнес өлкәсендә, димәк, белемнәре булган. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнер өчен, кешенең төп белемнәре булырга тиеш”, - диде Владимир Андрефф.

Владимир Андрефф Казанга “Яңа икътисадка яңа институтлар” XII Халыкара институциональ икътисад конференциясендә катнашырга килде. Конференция В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында 26-27 апрельләрдә үтәчәк. Шулай ук конференциядә катнашырга институциональ тикшеренүләр Халыкара ассоциациясе рәистәше, икътисад фәннәре докторы, Journal of Institutional Studies баш мөхәррир урынбасары Вячеслав Вольчик һәм Россия фәннәр академиясенең алдынгы академиклары килде.

Бу конференциядә Россия икътисадының тизләнешенә кагылган сораулар, чималлы территорияләрнең, чит ил инвестицияләренең һәм шәһәрләрнең эффективлыгы үсешләре һәм башка бик күп сораулар каралачак.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X