Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин ашыгыч рәвештә Магнитогорскига килгән

Чиләбе өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Россия Президенты Владимир Путин Магнитогорскига килде, дип яза федераль матбугат чаралары. Бүген иртән шәһәрдә 10 катлы торак йортта көнкүреш газы шартлады.

Владимир Путин зыян күрүчеләр һәм җирле түрәләр белән шәхсән аралашырга карар кылган, диелә хәбәрдә.

Daily Storm басмасы Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның инде Магнитогорскига килүе хакында хәбәр итте.

  • Бүген иртән Магнитогорскида 10 катлы торак йортта көнкүреш газы шартлаган. Нәтиҗәдә, йортның бер подъезды җимерелеп төшкән. Дүрт кеше һәлак булган, берничә дистә кешенең язмышы билгеле түгел. Чиләбе өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев