Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин чүп җыю проблемасына дәүләтнең игътибарлы булырга тиешлеген әйтте

“Гражданнар бу эшнең сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә ышанырга тиеш”, - дип белдерде Президент.

Чүп җыю проблемасы кискенләште, һәм дәүләт аңа игътибарын көчәйтергә бурычлы. Россия Президенты Владимир Путин Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда шулай дип белдерде.

Ул каты көнкүреш калдыклары күләменең соңгы вакытта күпкә артуын билгеләп узды. “Бездә эшкәртү индустриясе беркайчан булдырылмады. Күпме пластик, утильләштерергә кирәкле күпме башка материал чыкты. Бу проблема чыгымлы: ул дәүләт, муниципалитетлар, гражданнар тырышлыгын көчәйтергә тиеш”, - диде Илбашы.

Ләкин, аның әйтүенчә, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә реформа гражданнар өчен минималь зыян белән узарга тиеш. Бүген чүп җыю өчен төбәк операторлары җаваплы. Элек кешеләр фатир мәйданына карап түләсәләр, бүген түләү кеше саныннан чыгып исәпләнә.

“Яңа система күп нәрсәне җайга салу, көйләүне таләп итә. Акчаны нәтиҗәле, кирәк булган җиргә тыгарга кирәк. Моны сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Гражданнар бу сораулар буенча карарлар кабул итү процессында катнашырга, бу эшнең сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә ышанырга тиеш», - диде Владимир Путин.

Президент каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә муниципалитетлар, идарәче компанияләр һәм төбәк операторлары арасында җаваплылыкны бүләргә өндәде. Үзара аңлашып эшләү кирәклеген әйтте.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X