Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Президент шагыйрь Андрей Дементьев әсәреннән өзек укыды.

Россия Президенты Владимир Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән котлап, аларның һәрвакыт һәм һәркайда җылы атмосфера тудыра белүен искәртте, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Бары тик сез генә, хатын-кызлар, эштә һәм гаиләдә җылы атмосфера тудырырга, көндәлек мәшәкатьләрне үз өстегезгә алырга, балалар өчен әхлакый үрнәк булырга сәләтле», - диде Президент.

Путин билгеләп үткәнчә, 8 Март бәйрәме – хатын-кызларга карата хөрмәт, аларның гүзәллекләренә соклану белдерү өчен тагын бер сәбәп. Ул күпбалалы аналарның һәм приюттан тәрбиягә бала алучыларның хезмәтен билгеләп үтте, бала үстерү һәм тәрбияләүнең «бәхет һәм җаваплылык» булуын искәртте.

Дәүләт башлыгы хатын-кыз образына күп кенә әдәби әсәрләр багышлануын әйтте һәм шагыйрь Андрей Дементьев әсәреннән өзек укыды.

«Яратып-яратылып яшәгез һәм бәхетле булыгыз», - дип сүзен йомгаклады Президент.

Халыкара хатын-кызлар көне Германия активисты, гүзәл затларның тигезлеге өчен көрәшүче Клара Цеткин башлангычы белән 1910 елда гамәлгә куела. Ул беренче тапкыр Австрия, Дания, Германия һәм Швейцариядә 1911 елның 19 мартында билгеләп үтелә. Россиядә аны 1913 елдан бәйрәм итә башлыйлар. Бүгенге көндә, РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 8 Март бәйрәм көн санала.

Фото: kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев