Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин: Киләсе елда инфляция өч процентка кимер дип көтелә

Россия - финанс һәм бюджет системасының торышы буенча формалашып килүче базарлар арасында лидерларның берсе, ди Россия Президенты Владимир Путин.

Россиядә еллык инфляция 3,25 процентка тигез. Бу хакта соңгы мәгълүматка нигезләнеп Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә зур матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Бу — безнең өчен яхшы яхшы күрсәткеч. Киләсе елның башында инфляция өч процентка якынаерга мөмкин. Инфляциядән күрыкмыйбыз. Безнеңчә, аны таргетларга һәм киметергә кирәк, чөнки инфляция үсеше гражданнарның реаль керемнәре кимүен аңлата», — ди Путин.

Ил башлыгы әйтүенчә, инфляция — ул бәяләрнең үсүе, ә без моны теләмибез. Бу — икътисади үсешне тәэмин итүче фундаменталь макроикътисади шартларның берсе. Инфляцияне көтү инвестицион процессны өзә. Әмма безнең бу өлкәдә күрсәткечләребез яхшы. Россия — финанс һәм бюджет системасының торышы буенча формалашып килүче базарлар арасында лидерларның берсе.

Фото: kremlin.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев