Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин түрәләрнең хезмәт хакын "кисте"

Хезмәт хакы Россиядәге эре түрәләрнеке генә түгел, ил җитәкчесенең үзенеке дә кими. Россия Президенты Владимир Путин бүген, 2 декабрьдә, ил Президенты, Премьер-министр һәм дәүләт вазифасындагы тагын берничә рәсми затның хезмәт хакын 10 %ка кыскарту турындагы указны имзалады. Әлеге түрәләр рәтенә федераль дәүләт хезмәтендәгеләр, Президент аппаратындагылар, Хисап палатасындагылар, Хөкүмәт аппаратында эшләүчеләр...

Хезмәт хакы Россиядәге эре түрәләрнеке генә түгел, ил җитәкчесенең үзенеке дә кими.

Россия Президенты Владимир Путин бүген, 2 декабрьдә, ил Президенты, Премьер-министр һәм дәүләт вазифасындагы тагын берничә рәсми затның хезмәт хакын 10 %ка кыскарту турындагы указны имзалады. Әлеге түрәләр рәтенә федераль дәүләт хезмәтендәгеләр, Президент аппаратындагылар, Хисап палатасындагылар, Хөкүмәт аппаратында эшләүчеләр керә.

Исегездә булса, быелның 27 февралендә Владимир Путин телгә алынган түрәләрнең хезмәт хакын 10 %ка кыскарту турында указны имзалаган иде. Ләкин ул вакытта аның вакыты 31 декабрьгә кадәр генә диелде. "Кисү" ошап китте бугай - укзаның вакыты 2016 ел азагына кадәр озайтылды.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев