Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин яңа президентлык срогында нәрсә эшләячәген әйтте

Владимир Путин илнең оборона сәләтен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ниятли.

Владимир Путин алдагы алты елда эчке мәсьәләләр һәм икътисад үсешен тәэмин итү төп юнәлешләр булачагын әйтте. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Штабның рәистәшләре белән очрашуда гамәлдәге дәүләт башлыгы үз планнары хакында сөйләде.

«Без, әлбәттә инде, эчке мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәкбез. Бу, барыннан да элек, Россия Федерациясе икътисадының үсеш темпларын тәэмин итүдә гыйбарәт. Шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать, инфраструктура, башка мөһим юнәлешләрне үстерүгә игътибар биреләчәк. Боларның барысы да алга таба хәрәкәт итү һәм гражданнарның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк», - диде Путин.

Шулай ук илнең оборона сәләтен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр дә хәл ителәчәк, дип искәртте Россия лидеры. 

© Фото с сайта www.kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев