Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министрына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

«Әлеге җинаятьтә катнашы булган һәркем үзенә лаеклы җәзасын алыр дип ышанам», - диелә телеграммада.

Россия Президенты Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министры Джасинда Ардернга Крайстчёрч шәһәрендә террор акты булу сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Намазга җыелган тыныч гражданнарга һөҗүм үзенең рәхимсезлеге белән бөтен дөньяны тетрәтте. Әлеге җинаятьтә катнашы булган һәркем үзенә лаеклы җәзасын алыр дип ышанам», - диелә телеграммада.

Владимир Путин искәрткәнчә, Россиядә үз туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашалар һәм барлык яралыларның тизрәк савыгуына өметләнәләр.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев