Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәлиева: Төп закондагы барлык социаль төзәтмәләр гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

РФ Конституциясендәге социаль юнәлештәге төзәтмәләр, аларны кабул иткәннән соң, Россиядә гаиләне үстерүгә уңай йогынты ясаячак. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Барлык маддәләр дә, без шартлы рәвештә әйткәнчә, төзәтмәләрнең социаль пакеты, ул тулысынча диярлек гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Минем фикеремчә, кабул ителгәннән соң аларның барысы да гаилә иминлегендә уңай чагылыш табарга тиеш», - дип искәртте ул.

Вәлиева билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев Конституциядәге гражданнар хезмәтенә хөрмәт белән карау турындагы төзәтмәне эшчеләрнең хезмәт хакын директорларның эш хакы дәрәҗәсенә күтәрү өчен яхшы стимул дип саный.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X