Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

В.Матвиенко ир-атлар һәм хатын-кызлар хезмәт хакы арасында аерманы киметергә чакыра

Безнең илдә хатын-кызларның уртача хезмәт хакы ир-атларның уртача хезмәт хакының 74 процентын тәшкил итә.

Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко илдә ирләр һәм хатын-кызларның хезмәт хаклары арасындагы аермага игътибар итәргә чакыра. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

“Безнең илдә хатын-кызларның уртача хезмәт хакы ир-атларның уртача хезмәт хакының 74 процентын тәшкил итә. Дөрес, 2005 елда бу күрсәткеч 60 процентны тәшкил иткән. Алга китеш бар кебек”, - дигән ул "Международная жизнь" журналына интервьюда.

Матвиенко аерманы "зур һәм гадел түгел" дип саный. "Тормыш күрсәткәнчә, бу югары хезмәт хакы түләнүче урыннарда ир-атларга караганда хатын-кызлар аз булудан гына түгел. Еш кына шул бер үк эш өчен хатын-кызларга ир-атларга караганда азрак түләү белән дә бәйле”, - дигән спикер.

Матвиенко бүгенге заманча җәмгыятьтә хатын-кызлар карьера да ясый, гаилә дә төзи ала, дип саный. Бу катлаулы булса да, мөмкин булмаган эш түгел. 

Фото: https://pixabay.com | joaogbjunior

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X