Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Волга” экспертлар штабында Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында фикер алышачаклар

Белгечләр иртәгә, 19 июньдә 15 сәгатьтә онлайн җыелачак.

Утырышта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча РФ Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич һәм башка белгечләр катнашачак.

Оештыручылар экспертлар өчен түбәндәге сорауларны әзерләде: “Килеп туган эпидемиологик хәл нинди таләпләр куя?”, “Җәмгыять яңалыкларны кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер?”, “Чыннан да, тавыш бирү барышын күзәтүчеләр сыйфатында танылган блогерлар чыгыш ясаячакмы?»

Барлык теләүчеләр экспертларга турыдан-туры трансляции барышында  комментарийлар бүлегендә  сораулар бирә алалар.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев