Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волгоградта татар авыл кешесенең яшәү рәвешен чагылдырган күргәзмә ачыла

Волгоградта татарлар, 130 төрле милләт вәкиле арасында, сан ягыннан - бишенче.

8 декабрьдә Волгоградның «Иске Сарепта» музей тыюлыгында «XIX йөз ахыры — XX йөз башында Түбән Идел буендагы татар авыл кешесенең яшәү рәвеше» исемле күргәзмәнең тантаналы ачылышы көтелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Экспозициядә татар йортының интерьерын булдырырга омтылганнар. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына татар миче, эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, дини гореф-гадәтләрне чагылдыра торган экспонатлар, милли кием-салым тәкъдим ителә.

Татарлар - Волгоград өлкәсендә иң күпсанлы халыкларның берсе. Бу төбәктә, 2010 елгы кеше санын алу буенча, 130 төрле милләт вәкиле яши дип исәпләнә. Сан ягыннан татарлар шулар арасында — бишенче урында. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев