Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар Алабуга районында ике көн элек югалган өлкән яшьтәге ир-атны эзләп тапкан

Ир-атны эзләүдә 108 кеше катнашкан.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Алабуга районында МЧС хезмәткәрләре ике көн элек югалган 80 яшьтәге ир-атны эзләп тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Искәртеп үтик, алдан “Татар-информ” 10 ноябрьдә бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Алабугада Гафиятуллин урамындагы 4нче йортта яшәүче 80 яшьлек кешенең йөрергә чыгып, адашуы турында хәбәр алынуын җиткергән иде. Урында эзләү эшләре башланып киткән.

Полиция, янгын сүндерү хезмәткәрләре, туганнары ул көнне, эзләп тә, ир-атны таба алмаган. Икенче көнне аларга урманчылар һәм волонтерлар кушылган. Эзләү эшләрендә барлыгы 108 кеше катнашкан. Ул көнне дә ир-ат табылмаган.

Бүген 11.26 минутта волонтерлар Танайка авылыннан ярты чакрым ераклыкта өлкән яшьтәге ир-атны эзләп тапканнар. Ул бик нык өшегән. Аны Алабуга үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев