Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте

"Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чаралар форум кысаларына керергә тиеш", - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Казанда узачак IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының эш планында Шиһабетдин Мәрҗанины искә алучы чаралар булырга тиешлеген искәртте. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган Милли Шура президиумы утырышында әйтте. 

  • IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 19-21 июль көннәрендә Казанда узачак. Быелгы форумга 1100 делегат килүе көтелә. Быелгы форум Бөтендөнья татар конгрессының VI чираттан тыш съезды белән үрелеп барачак. Шуңа күрә уртак чаралар да көтелә. Дини тәрбия бирү, татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле, татар дөньясы белән бәйле секцияләр оештырылачак. 20 июль көнне пленар утырыш планлаштырылган. 21 июль көнне барлык делегат һәм кунаклар "Изге Болгар" җыенында катнашачак.

"Быел Президентыбыз тарафыннан республикада Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Бөек мәгърифәтченең тууына 200 ел. Бу дата күләгәдә калырга тиеш түгел. Татарстанда моңарчы әле бер генә мәгърифәтчегә дә ел игълан ителгәне юк иде. Шиһабетдин Мәрҗани мирасы форум кысаларында аерым игътибарга лаек. Аерым пленар утырыш кирәк. Анда дин әһелләре генә түгел, фән докторлары, галимнәр чыгыш ясасын. Кирәк икән,  докторларны Бохарадан чакырыйк. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең йортына һәм аның исемендәге мәчеткә экскурсия оештырырга кирәк", - дип тәкъдим итте Милли Шура рәисе.

Россия Ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Шиһабетдин Мәрҗани иҗатын белгән галимнәр булмавын һәм аның иҗаты шактый катлаулы булуын әйтте.

"Без күп очракта Шиһабетдин Мәрҗани дип мактанудан уза алмыйбыз, аның турында тәфсилле белмибез", - диде ул.

Әмма Васил Шәйхразиев үз сүзендә торып, форум эшчәнлегенә Шиһабетдин Мәрҗани исемен кертергә кирәклеген әйтте. "Аның исеме форумның исемендә дә күренеп торырга тиеш. Форум атрибутикасына да - блокнотмы ул, ручкамы, башкасымы - Шиһабетдин Мәрҗани исеме төшерелсен. Без бу зур датага күз йомарга тиеш түгелбез", - диде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев. 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев