Саба таңнары

Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарганнар

Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк...

Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде.

Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк түгел, диелә. Баланың әтисе - Илгиз беренче вакытларда кызын тәрбияләү өчен шәфкать туташы яллаган.
Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова, бала тапканнан соң рәткә килә алмыйча, гыйнвар аенда вафат булган иде.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: