Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ВУЗ-2018: УКЫРГА КЕРҮНЕҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Арбаны кыштан ук әзерләргә кирәк, диләр бит. Шуңа 11нче сыйныфта укучылар кайсы университетка керүләрен бүгеннән уйлап кую яклы. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бернинди үзгәрешләр булмаячак, дисә дә, алдан белешеп куюың яхшырак. 2018 елда вузларга укырга керүдә нинди яңалыклар көтелә – бүген «Ялкын» шуның турында сөйли.

Чыгарылыш сыйныф укучылары быел да өчәр юнәлеш буенча биш вузга кадәр сайлый ала. Нәрсәләр үзгәрә соң?

1.​ Читтән торып уку бүлегенә квоталар кими.

2.​ Бөтенроссия олимпиада нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә булачак.

Ягъни 11нче сыйныфта, күбрәк олимпиадада катнашып җиңәр өчен, әллә ничәгә ярылырга кирәкми. 9нчы сыйныфта җиңүче яки призер булсаң, чыгарылыш сыйныфта вузга укырга кергәндә исәпләнсен өчен шул җитә.

3.​ Шәхси казанышлар өчен баллар саны кимеде.

Әгәр элек уңышларың өчен вуз өстәмә 20 балл куя алса, хәзер – максимум 10 балл гына.

4.​ Вузлар чыгарылыш иншасы өчен балларны үзләре куя ала.

Бу якынча 1дән алып 10га кадәр өстәмә балл.

5.​ Көллиятне тәмамлаучыларга вузга кергәндә БДИ тапшырырга кирәкми.

Алар сынау имтиханнарын вузларда тапшырачак.

6.​ Кырымдагы чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшырмасалар да ярый.

Ягъни аларның сайлау мөмкинлеге булачак: йә бөтенроссия тестын язу яки вуз кагыйдәләре буенча имтиханнар тапшыру. Ә инде 2019 елдан кырымлыларга, Россиядәге һәр укучы кебек, БДИ тапшырырга кирәк булачак.

7.​ «Гуманитар сферадагы интеллектуаль системалар» юнәлешенә керү шартлары үзгәрде.

Хәзер бакалавриатка да, специалитетка да математиканы тапшырырга кирәк.

8.​ Оешма тарафыннан бирелгән юллама белән укырга керү (ягъни «целевик» булу) шартлары үзгәрә.

Элек мондый укуга килешү ике яклы иде: абитуриент һәм оешма арасында. Вуз абитуриентны кабул итә, аннары килешү төзегән оешмага эшкә урнашу юлламасын бирә иде. Хәзер килешү өч яклы булачак: абитуриент, вуз һәм эш белән тәэмин итүче арасында. Студент яхшы укырга һәм лекцияләргә йөрергә тиеш (бу да – яңа шартларның берсе!). Җитмәсә, укуны тәмамлаганнан соң, ул килешүдә күрсәтелгән оешмада өч ел эшләргә мәҗбүр.

2017 елдан үсеш үзенчәлекләре булган абитуриентларга медицина-социаль экспертизасын алырга кирәкми.

2018 елда вузлар тарафыннан бүленгән финанслар (бюджет урыннар) бакалавриат, магистратура, аспирантура һәм ординатурада укыячак 575 мең абитуриентка җитәчәк. Бу квотаның күбесен педагогика, медицина, сәламәтлек саклау, математика, табигать фәннәре юнәлешендә белгечләр әзерли торган вузлар ала. Ә икътисад һәм юридик белгечлекләр буенча бюджет урыннары кими.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев