Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

WorldSkills: “БАРДЫК! КАТНАШТЫК! ҖИҢДЕК!”

Аларның җиңү алып кайтачагын без белдек! Сиздек. Тоемладык. Ышандык. Ә шәхси исәптә беренче урыннар алуы ул моның тагын бер кат дәлиле генә булды. «Кем турында шулай әйтәсең?», дисеңме? WorldSkills ярышларында Татарстан җыелмасы турында сүзем. Безнең республика командасы шундый дәрәҗәле ярышларда гомуми исәптә бөтен Россия буенча икенче урын алды бит.

Әле кайчан гына «Ялкын» ярышларга барырга җыенучы яшьләр белән аралашкан иде. Ә бүген алар – герой! Ничәмә-ничә кеше арасында иң яхшысы булу – мондый бәхет теләсә кемгә тәтеми. Бу, чыннан да, күпме көч һәм тир, йокысыз төннәр бәрабәренә алынган лаеклы җиңү.

«Елмаеп та булмады»

Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Айсылу Нуретдиновага Сахалиннан кайту белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашу насыйп булган! «Ул килгәч үк, безнең кулларыбызны кысты, мактады. Минем татар телендә сөйләшкәнне аңлагач, күзләре янып тора башлады. Безгә акчалата бүләк тә тапшырдылар. Ел буе эшләгән эшнең, чыннан да, нәтиҗәсе булды», – ди ул.

Ярышларда аларга бирелгән төрле модульләр арасында ресторан, кафе, банкет, бар, welcome-сервис (кунакларны каршы алу) булган. Иң авыры – ресторан. Катнашучылар кунакларны каршы алган, алар алдында ашарга пешереп, шоу-күрсәткән. Ресторанга килүчеләр ризыкка нинди ингредиент салынганын барысын да күреп торган. Ашарга пешергәндә, конкурсантлар кунаклар белән гел аралашып торырга тиеш икән. Әгәр кеше 4 төрле сыр турында мәгълүмат белергә теләсә, аны сөйләп бирәләр. Моңа, әлбәттә, алдан әзерләнгәннәр.

Южно-Сахалинскта Айсылуга «Флампе ананас» дип аталган ризык әзерләгән. Гади тел белән әйткәндә, бу – яндырып җибәрү ысулы белән ясалган десерт. Эш тәмамлангач, укучыларга сыман билге дә куйганнар икән катнашучыларга.

– Үземнең компетенция буенча җиңүчеләрне игълан иткәнне 1,5 сәгать көтеп утырдым. Иртәдән борчылдым, эчем пошты, хәтта елмая да алмадым. «Ресторан сервисы» компетенциясен игълан иткәч, дөнья тукталып калдым. Беренче урынны әйткәч, кеше кул чаба башлый, Татарстан әләме җилферди. Беркайчан да булмаган, якты, матур хис булып күңелгә кереп калды бу мизгел, – ди Айсылу.

Студент кыз WorldSkills Россия җыелма командасына кергән. 2018 елда Италиягә WorldSkills буенча ярышларга бара. 2019 елда Кзаанда булачак чемпионатта катнашу өчен көрәшәчәк. Айсылу өчен бөтен авылдашлары аның өчен җан атып торган. Ярышлардан кайткач, бөтенесе дә шалтыратып котлаган үзен.

«Биремнәрне үзгәрткәннәр»

Хәтерләсәң, Казан политехника көллиятен тәмамлаган Ирек Бадгиевны былтыр дөнья чемпионы булган Вадим Поляков әзерләде. Нәкъ менә ул аңа эшне тизрәк башкарырга өйрәткән дә инде. Аның белән бергә катнашучылар барысы да студентлар булган, ә Ирекнең уку йортын тәмамлап, 1 ел эш практикасы бар. Шуңа аның тәҗрибәсе шактый зур.

– Ярышларда беренче модульдә үк биремнәрне үзгәрткәннәр иде. Без, әлбәттә, моңа мораль яктан әзер идек. Шуңа курку булмады. Биремнәр ярышлар алдыннан бер көн алдан билгеле булды. Беренче модульдәге теплообменникның формасын үзгәрткәннәр булып чыкты. Шул сәбәпле, аның үлчәмен санап чыгарырга туры килде. Моның өчен артык бер торбаны үлчәргә кирәк булды. Беренче көнне биремнәрне мин иң беренче тәмамлаучы идем. Калганнарында вакытка сыешып бетәргә кирәк иде. Үзем янында бергә эшләгән конкурсантларны күргәч, «боларны мин төгәл җиңәм», дип уйладым. Чөнки алар теге яки бу элементны кыек-мыек җыя иде. Ә үзем күрмәгән конкурсантлар турында, әлбәттә, берни дә әйтә алмадым. Өченче көн узганнан соң, мин 1 яки 2нче урынга өметләндем, – ди Ирек.

Үзен җиңүчеләр арасында ишеткәч, әлбәттә, егет моңа сөенә, җиңел сулап куя. Тик җиңүче булса да, кайбер моментларны биремнәрне яхшырак эшли алганлыгын да уйлый ул. Хәзер Ирек Россия җыелмасына эләккән, WorldSkills буенча җыеннарда катнаша. Тиздән булачак ярыш – EuroSkills. Тик Ирекнең анда баруы әлегә икеле. Чөнки EuroSkillsка моңа кадәр әзерләнгән кешеләр дә булган. 2019 елда катнашуы да бары тик егетнең үзеннән, аның үз көчләрен ничек күрсәтүеннән тора. Әлегә ул катнашкан компетенциядә Россия җыелмасы составында – 4 кеше. Димәк, Иреккә Казандаг чемпионатта катнашу өчен 4 кешедән иң яхшысы икәнен тагын бер кат дәлилләргә кирәк.

«4нче курста нишләрмен?»

Әлмәт районының Урсала микрорайоны кызы, Буа ветеринария техникумы студенты Анжелика Таҗетдинова исә кечкенәдән хайваннар белән дус булган. Мал табибы эшенә күңеле яткан. Аның һәрвакыт хайваннар ни өчен авырганын ачыклыйсы килгән. Шуңа да ветеринар һөнәрен сайлаган. Кызның әти-әнисенең үзләренең крестья-фермер хуҗалыгы бар. Бүген инде Анжелика андагы хайваннарны карый, нинди дарулар алырга кирәклеген әйтә. Хәзерге вакытта аның төп «клиент»лары, «аптыраткан» кешеләре – әти-әнисе, абый-апалары.

Анжеликаны WorldSkills хәрәкәтенә Буа ветеринар техникумындагы дус кызы алып кергән. Аннары 2017 елның октябрь аенда ул да «Ветеринария» компетенциясе буенча ныклап әзерләнергә тотына. Челтәр (сетевой), төбәк этаплары аша узып, моның тәмен тойган.

– Башта минем катнашу теләге юк иде. Ул булмагач, кемнеңдер урынын алып торасы килмәде. Нәтиҗәдә, миңа укытучыларым катнашырга тәкъдим итте дә, мин бардым. Башта моны «Нәрсәгә бу миңа?», – дип баш вата идем. Ә быел инде үземнең йөрәгем кушты. Биредә безгә техникумда бирелми торган программа буенча укыталар. Чемпионатта башкара торган биремнәребез – ул югары уку йортлары программасы яки без әле узмаган темалар. Миңа дүртенче курста бик күңелсез булачак, чөнки мин бөтен программаны беләм, – дип елмая Анжелика.

Биремнәр генә дә 18әү булган. Студент кыз өчен иң җиңеле хайваннарны клиник күзәтү булган. Ярышларда сарык, бозау, тавык, куянны карарга кирәк булган. Эткә исә УЗИ тикшеренү уздырырга да таләп ителгән. Хайваннарның йөрәк-кан тамыры, сулыш-тын юллары, ашказаны-эчәк системаларын тикшергән, һәрберсенең параметрларын күрсәтергә кирәк булган. Шәхсән Анжелика өчен сарык, бозау, куянны карау рәхәт һәм җиңелрәк икән. Сәбәбе дә бар: әти-әнисенең үзләренең крестьян-фермер хуҗалыгы булгач, ул даими рәвештә фермада була.

Ярышларда авыр моментлар да булмаган түгел: микробиология юнәлеше буенча канны Романовский методы буенча буярга әзерләнгәннәр. Тик нәкъ шул бирем вакытында башка методка үзгәрткәннәр. Анжелика, салкын акыл белән эш итеп, бер дә калтырап төшмәгән. Ә 4нче курстан соң ул Казан ветеринария академиясенә читтән торып укырга керергә һәм әти-әнисе янында эшләргә тели.


Белешмә:

VI WorldSkills Russia Милли чемпионатының финалы 8-12 август көннәрендә Көньяк-Сахалинскта узды. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары тиздән Будапешта шәһәрендәге EuroSkills-2018, 2019 елда Кзаанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатында катнашу өчен Россиянең киңәйтелгән җыелмасы составына тәкъдим ителәчәк.

WorldSkills Russia ярышларының медальләр буенча исәбендә Татарстан командасы икенче урын яулады. Республикабызны тәкъдим итүче яшьләр 228 балл туплап, 44 медальгә лаек булды. Аларның 27се – алтын, 8е – көмеш һәм 9ы – бронза. Җитмәсә, Татарстан копилкасында WorldSkills Russia Juniors юнәлеше буенча 18 медаль дә бар.
Фотолар язма геройларының шәхси архивларыннан алынды

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X