Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

XIII “Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесенең гала-концерты булып үтте

Республикакүләм бәйгенең җиңүчеләре Әлфия Авзалова оештырган Халыкара фестиваль конкурсының икенче этабына автоматик рәвештә уза.

Кичә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында XIII “Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесенең җиңүчеләре катнашында гала-концерт булды. Республикакүләм бәйгенең җиңүчеләре Әлфия Авзалова оештырган Халыкара фестиваль конкурсының икенче этабына автоматик рәвештә уза, дип белдерде гала-концертта алып баручы. Икенче этап Казанда 20-21 октябрь көннәрендә узачак.

Гала-концертта урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Казан шәһәренең, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башлангыч, урта һәм югары һөнәри учреждениеләре укучылары катнашты.

Конкурсантлар дүрт номинациядә үз сәләтләрен күрсәтте: вокал; рәсем; нәфис сүз, конферанс; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр.

Конкурсантларга бәяне Миңгол Галиев, Луара Шакирҗанова, Мөнирә Хәбибуллина, Сәгыйть Хәбибуллин, Мөдәррис Минһаҗев, Рамилә Сәхәбетдинова, Фәнис Кәлимуллин, Флера Хәмитова, Зөфәр Гыймаев, Альберт Шиабиев бирде.

Республикакүләм “Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесе ел саен татар халкының билгеле бер танылган шәхесенә багышлана. Быелгы конкурс Татарстанның атказанган халык артисткасы Әлфия Авзаловага һәм аның 85 яшьлек юбилеенә багышланган.

“Дулкыннар” республикакүләм бәйгесе Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең регионнарында яшәүче талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырыла. Шулай ук быел әлеге чараны оештыруда Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Әлфия Авзалова исемендәге фонд та катнашты.

Бүгенге чараның төп мәгълүмати партнеры - “Яңа Гасыр” һәм “Шаян ТВ” республика балалар телеканаллары. Республикакүләм “Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесенең иганәчеләре: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасы милли музее, Татарстан китап нәшрияты, “Гор ТВ” спорт һәм музыка интернет каналы, FIX Group of Companies компанияләре, “Малина” фотостудиясе, Кукмара савыт-саба җитештерү заводы, FUN24 ял үзәге, “Реал” тавыш яздыру студиясе, “Образ” актерлык осталыгы студия мәктәбе, “Мьюзикрум” тавыш яздыру студиясе, Татарча милли көндәлекләр, “Корстон” Казан компаниясе, “Идел”, “Сабантуй”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары.

Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов сәхнәдән “Дулкыннар” конкурсының барлык оештыручыларына һәм иганәчеләренә үз рәхмәтен белдерде, конкурста катнашкан бар балаларга да иҗади уңышлар теләде.

Концертта Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова һәм оныгы Иделия да бар иде.

Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесенең нәтиҗәләре:
(Игътибарга алу өчен, I – беренче урын, II – икенче урын, III – өченче урын, КБ – кызыксындыру бүләге).

“Рәсем” номинациясе

Кече төркем:
КБ: Фатушева Зарина (Аксубай р-ны)
КБ: Агламзянов Әмирхан (Саба р-ны)
III: Давлетшина Адилә (Аксубай р-ны)
II: Басырова Гөлназ (Казан шәһәре)
I: Хисаметдинов Гамил (Чүпрәле р-ны)

Урта төркем:
КБ: Серкова Алиса (Аксубай р-ны)
КБ: Андреева Диана (Саба р-ны)
III: Гафурова Айлин (Казан шәһәре)
II: Мозаффарова Язилә (Казан шәһәре)
I: Гараева Чулпан (Апас р-ны)

Олы төркем:
КБ: Архипова Дарья (Аксубай р-ны)
КБ: Хайдарова Әминә (Бөгелмә шәһәре)
III: Ахметшина Айсылу (Аксубай р-ны)
II: Васина Алена (Буа р-ны)
I: Ерашова Арина (Чистай шәһәре)

Яшьләр төркеме
II: Сиразова Диана (Апас р-ны)

Вокал

Кече төркем
КБ: Хакимов Рәнис (Казан шәһәре)
КБ: Хәмидуллина Динә (Казан шәһәре)
III: Габдуллаҗанова Камилә (Казан шәһәре)
III: Михайлова Камилә (Казан шәһәре)
II: Нигъмәтҗанов Данияр (Казан шәһәре)
I: Җаббарова Мәрьям (Казан шәһәре)

Урта төркем
КБ: Закирҗанов Кәрим (Арча р-ны)
КБ: Гарафеев Аскар (Казан шәһәре)
КБ: Зарипов Амир (Казан шәһәре)
III: Юнысова Мәликә (Казан шәһәре)
III: Галимҗанова Әдилә (Саба р-ны)

Өлкән төркем
КБ: Зәйнуллина Лиана (Казан шәһәре)
КБ: Мәгъсүмова Азалия (Лениногорск р-ны)
III: Мансуров Райнур (Саба р-ны)
II: Гыйльметдинов Илсаф (Казан шәһәре)
I: Садреев Ринат (Казан шәһәре)

Яшьләр төркеме
КБ: Мөхәммәтшин Илгиз (Казан шәһәре)
III: Әхмәтшина Әдилә (Чермешән р-ны)
III: Каюмов Айнур (Теләче р-ны)
II: Әхмәтова Әдилә (Казан шәһәре)
I: Егоров Рөстәм (Ижау шәһәре)
I: Гомәров Данир (Башкортостан Республикасы)

“Нәфис сүз” номинациясе

Кече төркем
КБ: Сабирҗанова Алия (Казан шәһәре)
КБ: Имамиева Рияна (Саба р-ны)
КБ: Шәрифуллина Айсылу (Балык бистәсе р-ны)
КБ: Фәйзуллина Камилә (Казан шәһәре)
III: Гыйниятов Эльдар (Казан шәһәре)
II: Әдиятуллина Ралинә һәм Калимуллина Ясминә (Кайбыч р-ны)
I: Гарифуллина Рәфинә (Арча р-ны)

Урта төркем
КБ: Рыбаков Владислав (Яшел Үзән)
КБ: Ханмурзина Нәфисә (Буа р-ны)
III: Зайнетдинова Зәлия (Казан шәһәре)
II: Вафина Адилә (Апас р-ны)
I: Ганиева Алисә (Саба р-ны)

Өлкән төркем
КБ: Хаярова Эльза (Чүпрәле р-ны)
КБ: Бәширова Динә (Казан шәһәре)
III: Исмәгыйлев Илфат (Буа р-ны)
III: Шагимуллин Самат (Казан шәһәре)
II: Гаязова Алия һәм Камалиева Илүсә (Казан шәһәре)
I: Загриев Фоат (Саба р-ны)
I: Калимуллин Эмиль (Азнакай р-ны)

Яшьләр төркеме
КБ: Ахмадуллин Рамазан (Казан шәһәре)
III: Шакирҗанова Гөлназ (Алабуга р-ны)
II: Кашапова Диләрә (Казан шәһәре)

“Оркестрлар”
КБ: Мотыйгуллин Ирек (Әлмәт р-ны)
КБ: Кадыйров Мөхәммәт (Балтач р-ны)
III: “Сәйлән” ансамбле (Казан шәһәре)
II: Фәтхуллин Ильяс (Теләче)
I: Харисов Айбулат һәм Ситдиков Булат (Арча р-ны)

Вокаль ансамбльләр
КБ: Күңелле малайлар (Казан шәһәре)
III: Чулпан триосы (Казан шәһәре)
II: Салават күпере (Кайбыч р-ны)

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев