Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй, мәхәббәт, бармы соң син, булсаң, ничә көнлек? [гыйбрәт өчен]

Хәдичә апаны күптәннән беләм. Ул без яшәгән йорттан ерак кына түгел, сәүдә үзәгендә эшли иде. Мәскәүдән, башка шә­һәр­ләрдән товар алып кайтып сата. Аның янындагы мәйданчыкларда сатучылар гел алышынып тора. Ә Хәдичә апа - чын сәүдәгәр, аның яныннан кеше өзелми. //Ватаным Татарстан// Бер көнне эштән кайтканда сәүдә ноктасында кирәк-яракны алдым. Карыйм,...

Хәдичә апаны күптәннән беләм. Ул без яшәгән йорттан ерак кына түгел, сәүдә үзәгендә эшли иде. Мәскәүдән, башка шә­һәр­ләрдән товар алып кайтып сата. Аның янындагы мәйданчыкларда сатучылар гел алышынып тора. Ә Хәдичә апа - чын сәүдәгәр, аның яныннан кеше өзелми. //Ватаным Татарстан//

Бер көнне эштән кайтканда сәүдә ноктасында кирәк-яракны алдым. Карыйм, таныш апа урынында - икенче хатын-кыз. Хәдичә апа бер­ничә көнгә бүтән шәһәргә киткән икән. Ике-өч көннән кайтып җитәргә тиеш ди. Бер читенә кызыл төстәге роза чәчкәләре төшерелгән аш тәлинкәләре күземә чалынды. Өйдә савыт-сабадан күп нәрсә юк. Ә кунак төшкәндә затлырагын тезәсе килә. Бу тәлинкәләр бик матур, хет кода табынына куй, ярты өстәл урынны алырдай җәенке дә түгел, кечкенә, әмма тирән эчлеләр. Сатып алуыма өйгә кайткач та сөенеп йөрдем әле. Күпмедер вакыттан соң Хәдичә апаны эш урынында очраттым. "Тәлинкәләрегез өчен рәхмәт. Минем өчен генә алып кайткан булгансыз, ахры", - диеп шаяртмакчы идем. Хәдичә апа, бик төксе генә: "Алар синдәмени? Минем урында эшләп торган кыз белән арабыз бозылды. Шул тәлинкәләр аркасында. Бәясен онытып, арзанга сатып җибәргән", - диде. Әллә ничек уңайсыз булып китте. Сумкамны ачып, Хәдичә апа әйткән суммада акча алдым да өстәленә куйдым.

Башка берәү янында, белмим, үземне ничек тотар идем икән?! Ә Хәдичә апага ышандым. Әйе, ул усал кыя­фәтле, әйе, ул уйлаганын ярып әйтә, холкы да каты, әм­ма гадел. Күңелендәге усаллыгы да үзен яклау өчен. Балачактан ятим үскән, үзе әйт­мешли, кыздырган таба бә­рәңгесе ашап кайтырлык та кешесе булмаган. Яшьли кияүгә чыккач, авыр тормышны ире белән бергә тартканнар, ике балалары булган. Баштагы елларда ир дә, хатын да заводта эшләгән, балаларының ничек үсүен күрмәгәннәр дә. Хәдичә апа ара-тирә очрашканда шуларны сөйли иде. Ә берсендә бик борчулы иде ул. Өс-кыяфәте дә әллә ничек кенә. "Иремне җирләдем, - диде. - Утыз тугыз ел яшәдек. Кисәк китте. Авырса да, табибларга йөр­мәде. Барганда соң иде инде. Яман шеш… Бүтәннәрен уйламыйм да, бер нәрсә үкендерә: кара-каршы утырып сөйлә­шергә, хәлең ничек дияргә дә вакыт табылмаган, нужа куганбыз… Сагынам…"

Өч-дүрт елдан әлеге районнан күчеп киттек. Ул якларга барганда Хәдичә апа янына сугылмый калмыйм. Бер баруымда таныш апа шул­ка­дәр үзгәргән: баш түбә­сенә бөтереп, өеп йөрүдән башканы күрмәгән чәчен кистергән, гәүдәгә ыспайланган, матур күлмәк киеп алган, карашындагы моңсулык әллә кая китеп югалган. "Усал апа"­быз елмаеп кына сөйләшә, яшь кызлар кебек чытыкланып көлеп куя. "Хәдичә апа, - мин әйтәм, - ни булды, ниш­ләдең?" Ул: "Әй, сеңлем, ки­яү­гә чыгып йөрим әле, - ди­гәч, күзләр маңгайга менде. - Бер дә уйламаганда гашыйк булдым, яраттым. Бер ел элек кенә яныма килеп: "Хәдичә, кияүгә чыгачаксың, яратып чыга­чак­сың", - дисәләр, бар әле, юләр сүз сөйләп йөрмә, дип куып җибәрер идем. Ул - Урта Азиядән, хатыны үлгән. Бай түгел, бик яхшы кеше. Мине хөрмәт итә. Эштән кайтуыма ашарга пешереп куя. Без аны күргән­мени? Кичә күлмәк текте­рер­гә бирдек әле…"

Хәдичә апа бу минутларда бик бәхетле иде. Аның язмышындагы шундый борылышка сөенсәм дә, сүзләренә гаҗәпсендем. Алтмышны узган хатын "яраттым" дип торсын әле. Бүген яратканга гаилә коралармыни? Замана башка һәм кияүгә чыгучы кызга бирелә торган беренче сорау: машинасы бармы, фатир ягы ничек, кайда эшли, ата-аналары нинди кешеләр, бабалары Сабаныкы түгелме һәм башкалар… Ә гыйшык-мыйшык турында сүз кузгату каядыр егерме-егерме бишенче пунктка туры киләдер.

Хәдичә апа назлы сүзләр­дән яшүсмер кебек башын җуйган. Сайлаган кешесе ярый ла, үзе уйлаганча, яхшы кеше булып чыкса… Хәдичә апаны ярык тагарак каршында калдырып, күңеленә яра салып китмәсә ярар иде. Язы­лышабыз, пропискага да кертәм, ди бит. Кияү бабайны да күрдем: кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, сөйләвенә караганда, шик-шөбһә уятырдай кеше түгел. Ярты еллар чамасы элек: "Хәдичә апаң Мәскәүгә китте, кайткач, туган көнен үткәрәбез. Аңа бәйрәм ясарга әзерләнәм", - диде. Кара, ничек әйбәт яши­ләр, олыгайган көндә дә Ләй­лә-Мәҗнүн мәхәббәтләре була икән, дип чын күңелдән куандым.

Бу көннәрдә аның белән кабат очраштык. Хәдичә апа­бызның йөзендә янә - ару-талчыгу, күзләрендә - элеккеге моңсулык. Мәшә­кать­ле, борчулы вакытына туры килдем, ахрысы. Мәхәб­бәт үтеп киткән, яңадан тормыш авыр­лыклары баскан. Кавышканнарына өч ел вакыт узган. Хәдичә апаның улы еракта, ә кызы Казанда яши. Ул әни­сенең яңадан кияү­гә чыгуын теләмәгән, сай­лаган кешесен дә өнәмәгән. Хәдичә апа ике якның күңелен күрү өчен җан талаша. Һөнәре буенча юрист кызы берничә ай элек кыс­картылуга эләгеп, эшсез калган. Иренең дә башка шә­һәрдә яшәүче кызы Казанга килеп урнашкан: ни фатиры, ни юньле эше юк, ди. Хәдичә апага үз кызы якын булган кебек, иренең дә юрганны үз ягына тартасы килә. "Беренче иргә җитми икән, - ди Хәдичә апа. - Ул эчсә дә, кайчакларда кул уйнаткаласа да, эшли иде, бер көн эш калдырмады. Хезмәт хакын тиененә хәтле гаиләгә алып кайта иде. Ә бусы нәрсә инде?.. Үзен карый, матур кие­нергә, тәмле ашарга ярата. Барган саен кызына күпме акча бетерә. Көнләшә дә башлады. "Элек әйбәт идең, авыр сүзләр әйтми идең, усал­лан­дың", - дип үп­кә­ли. "Элек икәү генә идек, хәзер дүрткә әйләндек шул", - дим. Ниш­ләргә белмим, кыен…" Миңа да авыр булып китте. Әй, мә­хәб­бәт, бармы соң син, булсаң, ничә көнлек?

Фәния АРСЛАНОВА

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев