Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Чишмә районыннан чыгып китеп хәбәрсез югалган 15 яшьлек кыз Әстерхан өлкәсендә табылган

Яңа Чишмә районыннан чыгып китеп хәбәрсез югалган һәм эзләүгә бирелгән 15 яшьлек кызны ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү торган чакта М-6 федераль трассасының 1129нчы чакрымында "Мәскәү - Кашира - Әстерхан" маршруты чатында очрата. Ул машиналар йөри торган юлның кырыеннан барган һәм шуның белән хокук сакчылары игътибарын җәлеп иткән. Искәртеп узабыз: кыз бала...

Яңа Чишмә районыннан чыгып китеп хәбәрсез югалган һәм эзләүгә бирелгән 15 яшьлек кызны ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү торган чакта М-6 федераль трассасының 1129нчы чакрымында "Мәскәү - Кашира - Әстерхан" маршруты чатында очрата. Ул машиналар йөри торган юлның кырыеннан барган һәм шуның белән хокук сакчылары игътибарын җәлеп иткән.

Искәртеп узабыз: кыз бала өеннән быел 4 февральдә чыгып китә һәм әлегә кадәр аның кайдалыгы билгеле булмый. ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, югалганнан соң, аны хокук саклау органнарыннан качып йөрүче 1982нче елгы Олег Тихонов белән бергә республиканың Түбән Кама, Зәй, Әлмәт районнарында күргәннәр.

Кыз үзе Әстерхан өлкәсенең Актүбә районына таба баруын әйткән.

Хәзерге вакытта ул балигъ булмаганнар өчен дәүләт социаль учреждениесендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев