Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН БҮЛӘК: ПУТИН САЛЫМ БУЕНЧА БУРЫЧЛАРДАН АЗАТ ИТТЕ

2015 елга кадәр транспорт һәм милек салымнарын түләмәгән булсагыз, аларны түләргә кирәк булмаячак. Россия Президенты шушы хактагы фәрманга кул куйды.

Ил халкының салым буенча бурычлары 150 млр сум тирәсе дип хәбәр ителә. Бурычлардан физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә азат ителә. Шулай итеп, 2015 елның 1 гыйнварына кадәр торак, җир мәйданы һәм транспорт өчен түләнмәгән салымны һәм шул бурычка исәпләнгән пениларны түләргә кирәк булмаяак. Шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең 2017 елның 1 гыйнварына кадәр түләнмәгән страховой взносларын һәм пениларын "кичерәчәкләр". Бакча җире өчен пенсионерларга, инвалидларга һәм ветераннарга җир салымы түләргә туры килмәячәк. Канун Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан кабул ителгән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев