Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табынына Айдар Тимербаевтан салат рецепты

Айдар Тимербаев, популяр җырлар авторы: - Гаиләбездә күркәм гадәт яши: Яңа елны туган авылымда - Иске Икшермәдә әнием янәшәсендә каршы алачакбыз. Балачак хатирәләрен саклаган туган нигез җылысы күңелгә үзгә бер рәхәтлек бирә. Яңа ел табынын гаиләм белән бергәләп әзерлибез. Мин нигездә итле ризыкларга өстенлек бирәм. Быел да үзебезнең Яңа ел...

Айдар Тимербаев, популяр җырлар авторы:

- Гаиләбездә күркәм гадәт яши: Яңа елны туган авылымда - Иске Икшермәдә әнием янәшәсендә каршы алачакбыз. Балачак хатирәләрен саклаган туган нигез җылысы күңелгә үзгә бер рәхәтлек бирә. Яңа ел табынын гаиләм белән бергәләп әзерлибез. Мин нигездә итле ризыкларга өстенлек бирәм. Быел да үзебезнең Яңа ел өстәлен бизәячәк тәмледән-тәмле «Принц» салаты рецептын тәкъдим итәм. Ул бик җиңел дә, тук­лыклы да, сусыл да. Аның өчен 500 грамм сыер ите, 4 йомырка, 6 тозлы кыяр, 3 тырнак сарымсак, 1 стакан әстерхан чикләвеге, 200 грамм майонез кирәк. Салат катламлап ясала. Иң аста вак итеп туралган ит, аннан эре кыргычта уылган кыяр изелгән сарымсак белән бергә кушып салына, өченче катта уылган йомырка, иң өстә аз гына кыздырып алынган әстерхан чикләвеге. Һәр катына да майонез сылана. Табыннарыгыз түгәрәк, Яңа еллар мөбарәк булсын, кадерле якташларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев