Әлмәттәге балалар больницасында неонатолог (яңа туган балаларга ярдәм күрсәтүче) булып эшләүче Регина Миңнәхмәтовага карата җинаять эше кузгатылган. Аны саксызлык аркасында, яңа туган баланы үтерүдә гаеплиләр. Ике ел элек больницада бер ханым кыз баланы дөньяга китергән була. Өч көннән соң сабый ике як үпкәсе дә ялкынсыну сәбәпле җан тәслим кыла. Тикшерү...
Әлмәттәге балалар больницасында неонатолог (яңа туган балаларга ярдәм күрсәтүче) булып эшләүче Регина Миңнәхмәтовага карата җинаять эше кузгатылган. Аны саксызлык аркасында, яңа туган баланы үтерүдә гаеплиләр. Ике ел элек больницада бер ханым кыз баланы дөньяга китергән була. Өч көннән соң сабый ике як үпкәсе дә ялкынсыну сәбәпле җан тәслим кыла. Тикшерү идарәсе фаразлавынча, бу балага тугач та тиешле ярдәм күрсәтелмәү белән бәйле. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
Нет комментариев