Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарлый

Республикада барлыгы 303,5 мең га мәйданда ашлык суктыру эше төгәлләнгән, бу билгеләгән планның 19 процентын тәшкил итә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган урып-җыю кампаниясенә багышланган брифингта ТР Премьер-министр урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"Бүгенге көндә республикада ашлык җыю, көзге игеннәргә туфракны әзерләү, терлек азыгын хәстәрләү эше бара. Хәзер эшнең иң кызган чагы, бу бик киеренке, авыл хезмәтчәннәренең күп көчен таләп итә торган чор", - дип белдерде Марат Әхмәтов. Ул быелгы җәйнең игенчелек өчен уңышсыз булуын искәртеп узып: "Агымдагы елны иген уңган ел итеп күрәсе килә иде. Язгы климатик шартлар, кыш чыккан көзге игеннәрнең торышы, быелгы уңыдырышлылыкка сарыф ителгән көч тә, чыгымнар да, 2013 нче елны икмәккә бай ел итәргә нигез була алырлык иде. Кызганычка каршы, без шулай ниятләсәк тә, һава аномалияләренә каршы тора алырлык көчебез юк", - ди министр.

Яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарлый, бу товар җитештерүчеләрнең хәлен катлауландыра. Моңа бәйле рәвештә чыгымнар артачак, чөнки ашлык дымлы, һәр дымлылык проценты энергия ресурсларының өстәмә чыгымнарын сорый. Министр һава торышы тотрыклыланып киткәндә һәр сәгатьнең кадерен белеп эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев