Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял йортыннан - төрмәгә алып киткәннәр

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 1991елдан башлап билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган сәяси тоткынлык еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. -Минем өчен октябрь күңел яраларын кузгата торган ай. «Әти» дип әйтергә тилмереп инде яшем 70 кә җитте. Әтидән 6 айлык булып калганмын. Фотолардан...

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 1991елдан башлап билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган сәяси тоткынлык еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

-Минем өчен октябрь күңел яраларын кузгата торган ай. «Әти» дип әйтергә тилмереп инде яшем 70 кә җитте. Әтидән 6 айлык булып калганмын. Фотолардан миңа карап торган чибәр, мөлаем әтием кайчан да булса кайтып кереп, кочагына алыр төсле иде. Миннән дә бигрәк аны әнием көтте, - ди Сабада яшәүче, 1946 елда нахакка җәберләнгән Җиһангәрәй Фәхриевның кызы Луиза Вәлмиева.

Әнисе Рабига Мәртен авылында алты баланың иң олысы булып туган. Кечкенәдән әтисез калып, урын өстендә генә ятып торучы инвалид әниләренең төп терәге була ул. 1945 елда 19 яшьлек сылу Рабига Туктар егете, Тимершыкта авыл Советы рәисе булып эшләгән заманның алдынгы карашлы кешесе Җиһангәрәй Фәхриевка кияүгә чыга. Тупырдап торган сылу кызлары туа. Туу турындагы таныклыкта әтисе үз кулы белән кызының исемен Ләюзә дип язса да, ул гомере буе Луиза булып йөргән. Тик әти кочагында иркәләнеп үсәргә язмаган булып чыга аңа.

1946 елда Тимершык авыл Советы эшчәнлеге буенча беренче урынга чыгып, рәисне ял йортына путевка белән бүләклиләр. Үзенең теләге булмаса да, хатыны үгетләгәч Җиһангәрәй ял итәргә китә. Ул елны авыл халкы яңгырсызлыктан тилмерә. Сугыштан соңгы авыр чор, корылыктан игеннәргә дә өмет булмый. Авыл халкы үзенчә фаразлап, зираттагы соңгы үлгән кешенең каберенә 41чиләк су сипмичә яңгыр яумый дип юрый башлый. Алай гына да түгел, мәетне казып алып, аның өстенә дә су коялар. Бу эштә бөтен авыл халкы кушыла. Тик аңа карап кына яңгыр барыбер яумый. Бу сәер гамәл тиз арада тиешле органнарга җиткерелә, күрәсең. Җиһангәрәйне ялдан кайтканның икенче көнне үк районга чакырталар, мылтык тоткан ике милиционер өйгә кереп, тиз арада җыенырга кушалар. Рабиганың өзгәләнеп: «Ни өчен?» дигән соравына, «Дингә каршы тиешенчә эшләмәгән өчен» дигән җавап кына ишетә. Үзе югында авылда ниләр кылынганын да аңламаган Җиһангәрәй бер гаепсез килеш кулга алына. Йортлары, мөлкәте, бөтен мал-туар конфискацияләнә. Яп-яшь Рабигага алты айлык сабыен кочаклап Мәртенгә кайтмыйча чара калмый. Иреңне бер гаепсез алып киттеләр дип, бер кеше дә аның башыннан сыйпамый билгеле. Җаннарны актаручы, бәгырьләргә тигән вакыйгалар күп була…

«Сабаның милиция ишеге төбендә чарасызлыктан тилмереп елап торганнарын әни үлгәнче сөйләде. Йөрәгенә уелып калган булгандыр инде. Бер баруында очраклы рәвештә әтинең Казандагы Дзержинский урамындагы төрмәгә җибәрелүен белә. Хәлләренең бик авыр, ачка тилмерүләрен әйтәләр. Әни­ем, мине күкрәк баласын калдырып, өч тапкыр үзенең авызыннан өзеп әтигә ризыклар илтә, тик ничек кенә өзгәләнсә дә, күрештермиләр, ул чорларда бер Казанга барып кайту нинди газап булганлыгын чамалый торгансыздыр», - дип күз яшьләрен сөртә Луиза апа.

1947 елда ябык суд була. Күрешүләр бу көнне дә насыйп булмый. Суд залыннан чыкканда куллары богауланган Җиһангәрәй хатыны Рабигага 7 бармагын күрсәтеп, 7елга хөкем иткәннәрен аңлата. Шулай итеп 28 яшьлек типсә тимер өзәрлек Җиһангәрәй Фәхриевка 58-11 маддә буенча хөкем карары чыгарылып, Түбән Тагил шәһәрендәге төзәтү лагерена җибәрелә. Рабига апа ире белән биш ел хәбәрләшеп тора, хатлардан ачлыкка тилмертүләрен укып, посылкалар сала. Инде соңгы өмет - хатлар да туктала. Түбән Тагил төрмәсендә булган бер кеше Мәртенгә килеп, кайтырга дигән рөхсәт язуы бирелгәч, Җиһангәрәйнең йөрәк өянәгеннән үлүен хәбәр итә. Әмма күңел генә бу хәбәрнең дөреслеген кабул итә алмый, кайтыр дигән өмет уты һаман сүнми. Рабига апаның 50 ел гомере ире кайтыр дигән өмет белән уза. Яшьтән тормышның арбасына җигелгән Рабига апа көчле рухлы, тәвәккәл, курку белмәс ханым була. Бер эштән дә курыкмый, үзеннән кече биш туганын аякка бастыра. Мәртен авылында бригадир, ферма мөдире, авыл Советы башкарма комитеты сәркатибе кебек җаваплы эшләр башкара. 1972 елдан Сабада кызы Луиза белән кияве Зөфәр тәрбиясендә яши. Инде сәяси репрессия ачыларын үз башыннан кичкән Рабига апаның бакыйлыкка күчкәненә дә өч ел булган.

«Ирем Зөфәр 1995 елдан әтинең язмышы белән ныклап кызыксынып, ике ел буе Казан архивларыннан документларын юллап алуга иреште. Әлеге рәсми кәгазьләрдән әтинең 1951 елның 1 апрелендә үлүе билгеле булды. 1992 елда реабилитацияләнгән. Әни бәгырькәем шул язуны күргәч кенә әтинең .үлеменә ышанды. 50 ел гомере көтеп узылган булса да, кырыс дөреслектән соң тынычланып калгандай булды. Әти хакында бөтен чынбарлыкны белеп, 87 яшендә ахирәткә күчте», - ди Луиза апа.

Вәлмиевлар гаиләсендә гаепсезгә кулга алынган Җиһангәрәй Фәхриев хакында документлар калын папка белән җыйналган. Ачы тарихны бөтен тулысы белән ачып биргән бу кәгазьләрдә халкыбызның бар язмышы, кичереше, фаҗигасе чагыла кебек.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев