Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган аракы исертә дә, тилертә дә

Кукмара районының үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов белән әңгәмә. Гаҗәп: алкоголь безнең организм өчен чит нәрсә түгел икән. "Организм аны бик аз микъдарда үзе үк эшләп чыгара һәм бу матдә безнең яшәешне һәм үсешебезне тәэмин итүче реакцияләрдә катнаша. Менә шуңа күрә организм исерткеч эчемлекләрне кире какмый",- дип аңлатудан башлады Рөстәм...

Кукмара районының үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов белән әңгәмә.

Гаҗәп: алкоголь безнең организм өчен чит нәрсә түгел икән. "Организм аны бик аз микъдарда үзе үк эшләп чыгара һәм бу матдә безнең яшәешне һәм үсешебезне тәэмин итүче реакцияләрдә катнаша. Менә шуңа күрә организм исерткеч эчемлекләрне кире какмый",- дип аңлатудан башлады Рөстәм Сабирҗанов.

-Рөстәм Миннәхмәтович, алкогольгә бәйлелек ничек барлыкка килә соң?
-Спиртлы эчемлекләр кәефне күтәреп җибәрә, көч өстәгәндәй була. Әмма аларны күбрәк кулланган саен организм үзе алкогольне эшләп чыгару сәләтен югалта, аны читтән кертү кирәк була башлый. Шулай итеп, организм яңадан-яңа доза таләп итә. Мондый хәлдә бавыр алкогольне зарарсызландырып өлгерә алмый, нәтиҗәдә бавыр үзе дә, йөрәк, бөерләр, баш мие һәм башка әгъзалар зыян күрә. Ә инде баш мие исерткеч эчемлекнең яман икәнен аңламаслык хәлгә килә.

-Ялган аракының кеше исәнлеге өчен аеруча куркыныч булуы мәгълүм...
-Суррогат эчемлек нигездә этил спирты һәм кайбер катнашмалардан тора. Ул ике төрле була: промышленность күләмендә техник максатлар өчен җитештерелгәне һәм өй шартларында куганы. Боларның барысы - агу. Тәэсирләре башта гадәти исерткечнеке кебек тоела, әмма суррогат аракы тиз арада йөрәкне, бөерләрне харап итә, хәтта сукырлыкка китерергә мөмкин. Аннары инде үлем көтә.

- "Көмешкә"не экологик яктан чиста, бернинди зыяны юк, дигән булалар тагын.
-Бу сүзләр дөреслеккә туры килми, чөнки өй шартларында куылган спиртны сыйфатлы итеп чистартуга ирешү мөмкин түгел. Көмешкәдә чистартылмаган аракы майлары күп була, шуңа күрә аны даими рәвештә куллану аяныч нәтиҗәләргә илтә.

-Исерек адәм җәмгыять өчен зур бәла бит әле ул...
-Әйе, ярыйсы ук "төшереп" алган кеше батырлана, үзенең гамәлләренә хисап бирми башлый, гаиләсен бәхетсез итә. Җинаятьләрнең дә күбесе исерек хәлдә кылына. Эчкечелек шулай ук юл фаҗигаләренә, эш урыннарында җәрәхәтләргә китерә. Гомумән, исерткечләрнең зыянын сөйләп бетерерлек түгел.

-Яшьләр арасында "Джин- тоник"ны куллану популярлашты. Моңа ничек карыйсыз?
-Бу эчемлек алкогольле продукцияләр исемлегенә керә. Газлы булганлыктан, организмга эләккәч, ул киң мәйданга таралып өлгерә һәм тәэсире бик тиз беленә. Ягъни "Джин-тоник" башка алкогольле эчемлекләргә караганда күпкә тизрәк исертә. Наркотик матдәләр исемлегенә кертелмәсә дә, аның составындагы кофеин һәм башка дәртләндергеч матдәләр нерв системасын ярсыта һәм бәйлелек барлыкка китерә. Иң куркынычы шул: бу эчемлек тагын да көчлерәк исерткечләр куллануга этәрә һәм,
кыска гына вакыт эчендә эчке әгъзаларны сафтан чыгарып, кешене авыруга әйләндерә. Яшьләргә бу хакта уйланырга, сәламәтлекләрен саклауга җитди карарга киңәш итәм.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X