Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯЛГАН АРАКЫНЫ ФАШ ИТИК

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала.

Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган. «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https//ulugi.tatarstan.ru/) теркәлергә, аннан соң «Халык контроле» бүлегенә кереп, башта «добавить событие»га аннары «выбрать категорию» дигәненә басабыз. Хәбәрләрне шунда күрсәтелгән “Сату кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше” дигән өч категория буенча юлларга мөмкин. Алга таба фотоны кертәбез һәм координатларны, адресны күрсәтергә һәм хәбәрнең исемен язарга кирәк. Алга таба хокук бозу очрагы турында тәфсилләп аңлатасы гына кала. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә.

Фото : https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X